Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Пират» белән «капитан» күп нәрсәгә өйрәтте

2 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Мәктәпкә таба якты юл» дип аталган чара үткәрелде. Ул «Игътибар балалар!» дигән республикакүләм айлык кысаларында оештырылды. Үткәрелгән чараның максаты - юлларда исән-имин йөрүгә ата-аналарның игътибарын арттыру, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. «Мәктәпкә таба якты юл» акциясендә беренче сыйныфка баручы...

Күңелле бәйрәмебезне Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Шамил Ганиев ачып җибәрде һәм барча кешене яңа уку елы башлану белән котлады, шулай ук һәрбер сабыйга балалар китаплары, махсус магнитлар таратты. Котлау сүзләре белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова да чыгыш ясады. Ул балаларга яхшы билгеләргә генә укып, әти-әниләренең горурлыгы булып үсүләрен һәм юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты.
Юл йөрү иминлегенә багышланган чара башланып та китте. Балаларның күңелле сәяхәтендә янәшәләрендә пират белән капитан булды. Алар бергә уен мәйданчыкларында булып, төрле спорт чараларында катнашты, мавыктыргыч уеннар үткәрде. Балалар һәрбер мәйданчыкта булып, биремнәрне дөрес үтәделәр һәм нәтиҗәдә «светофор» дигән сүз ясап, жиңүгә ирештеләр. Чара ахырында бөтен балаларга да истәлекле бүләкләр таратылды.
«Мәктәпкә таба якты юл» акциясе кысаларында Кнәз мәктәбе волонтерлары тарафыннан «Каешыңны тагып куй һәм елмай!» дигән акция дә оештырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр юллардагы машиналарны туктатып, шоферларга махсус стикерлар, юл смайлигы төшерелгән әләмнәр таратты, юлларда исән-имин йөрүләрен теләде. Юл смайлигы - ышанычлы, тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез йөрүгә бер аерым билге булып тора. Аннары машина йөртүчеләрнең «Каешыңны таккан булсаң, сигнал бир!» дигән флэш-мобка кушылулары да сөенечле булды. Акция бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Балалар гына түгел, барлык машина йөртүчеләр дә мондый чараларны ешрак уздырырга кирәклеген әйтте, дип хәбәр иттеләр безгә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге