Өч һәлакәттә дүрт кеше җәрәхәтләр алды, ике кеше үлде
Кичә Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2107» машинасын йөртүче 46 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру аркасында идарә итүне югалтып каршы як полосага чыга һәм «Fiat Doblo» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә авариядә гаепле ир-ат һәм аның ике пассажиры (Тукай районының Шөкрәле авылында яшәүчеләр) баш мие җәрәхәтләре һәм башка имгәнүләр алып больницага...
Кичә Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2107» машинасын йөртүче 46 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру аркасында идарә итүне югалтып каршы як полосага чыга һәм «Fiat Doblo» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә авариядә гаепле ир-ат һәм аның ике пассажиры (Тукай районының Шөкрәле авылында яшәүчеләр) баш мие җәрәхәтләре һәм башка имгәнүләр алып больницага озатылалар. ЮХИДИ инспекторлары әлеге юл һәлакәтен теркәп торган вакытта шул ук урында тагын бер авария була. Шулай ук Тукай районында Калиновка авылында яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз бозлавыкта идарә итүне югалтып, каршыга килүче машина белән бәрелешә. Әлеге хатын-кызның машина йөртү стажы бер ел гына була. Баш мие җәрәхәтләре алып, кабыргалары сынып ул БСМПга озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев