Казанда бурычлары 4 миллион сумнан арткан машина йөртүчене тоткарладылар
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда бурычлары 4 миллион сумнан арткан машина йөртүчене тоткарладылар

Казанда ЮХИДИ һәм суд приставларының уртак рейды вакытында 4 миллион сумнан артык бурычы булган машина йөртүче тоткарланды. Кагыйдә бозучының автомобиле арестланган һәм штрафстоянкага озатылган.

Казанның Юл инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары уздырган рейд барышында зур суммада бурычы җыелган ир-ат ачыкланган. Уртак тикшерү чарасы штраф түләмәүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән иде.

Туктатылган 47 яшьлек ир-атның документларын тикшергәндә, аның юл кагыйдәләрен бозган өчен генә дә 45 мең сумга якын бурычы барлыгы билгеле булды. Тикшерү нәтиҗәсендә, ир-атның башка төр түләүләр буенча да зур әҗәтләре җыелуы ачыкланды — гомуми сумма 4 миллион сумнан артып киткән.

Бурычлы кешенең автотранспорты арестка алынды һәм махсус стоянкага (штрафстоянка) озатылды. Машинаны кире үзенә кайтару өчен хуҗасына башта барлык әҗәтләрен капларга туры киләчәк.


Нет комментариев