Якты юл
  • Рус Тат
  • Исерек машина йөртүче Мәләкәстә кеше бәрдерде

    Узган якшәмбедә төнге сәгать 12дә Мәләкәс юлында ВАЗ-211440 машинасы руле артына эчкән килеш утырган 32 яшьлек йөртүче юл кырыеннан кагыйдәне үтәп, транспорт хәрәкәтенә каршы баручы 53 яшьлек ир-атны бәрдерә. Мәләкәс авылында яшәгән җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Шул ук көнне төнге сәгать 3тә йөк машинасы юл кырыенда туктап торган...

    Узган якшәмбедә төнге сәгать 12дә Мәләкәс юлында ВАЗ-211440 машинасы руле артына эчкән килеш утырган 32 яшьлек йөртүче юл кырыеннан кагыйдәне үтәп, транспорт хәрәкәтенә каршы баручы 53 яшьлек ир-атны бәрдерә. Мәләкәс авылында яшәгән җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә.

    Шул ук көнне төнге сәгать 3тә йөк машинасы юл кырыенда туктап торган «Фольксваген Поло» автомобиленә бәрелә һәм икенчесе көчле этелүдән юл кырыена төшеп китә. Җиңел машинада утырган пассажирлар - 57 һәм 53 яшьлек хатын-кызлар, 7 яшьлек кыз бала төрле җәрәхәтләр белән больницага озатыла. Авариянең сәбәбе - йөк машинасының югары тизлектә баруы, шуның белән куркыныч килеп чыкканда туктый алмавы һәм юл кырыенда урын булган килеш җиңел машинаның юл өстендә туктап торуы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: