Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар: юлларда балалар

Юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәлакәтләрдән саклау максатында 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" дип исемләнгән профилактик чараның икенче этабы үтте.

Әлеге чара кысаларында иң беренче эш итеп районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы уздырылды. Анда куркынычсызлыкны тәэмин итүче баннерлар кую, балалар учреждениеләре янында ясалма тигезсезлекләр ясау, "Игътибар - балалар!", "Җәяүле кичүе" дигән юл билгеләре кую, аерым алганда, тигезсезлекләрне һәм билгеләрне халык соравы буенча Чыршылы авылы янында, шулай ук Калмия һәм Боерган авылларында кую турында сүз булды.

Юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге тизлекне арттыру, ярамаган урында каршы як полосага чыгу аркасында була. Шулай ук җәйге чорда мототранспорт катнашындагы аварияләр дә еш кабатланып тора. Мондый һәлакәтләрдә балаларның гомерен саклап калу максатыннан, сентябрьнең беренче ун көнендә "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция дә үткәрелде. Балаларны автомобильдә махсус утыргычсыз һәм куркынычсызлык каешын эләктермичә алып барган өчен биш машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Аларга 3әр мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар ясыйлар, мәктәпләрдә әңгәмәләр үткәрәләр. Акция барышында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге өч җәяүлене, егерме велосипедчыны, өч мотоциклчыны ачыкладылар.

Айлык барышында, гомумән алганда, юл йөрү кагыйдәсен бозуның 908 очрагы теркәлде. Алар, нигездә, транспортта кешеләрне алып баруга, машинада куркынычсызлык каешын такмауга, мототранспортта шлем кимәүгә, руль артында утыручыларның җәяүлеләргә юл бирмәвенә һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәвенә кагыла.

Шулай ук бу чорда район юлларында балалар катнашындагы ике авария булды. Кызганычка, аларда бер бала үлде, бер бала тән җәрәхәтләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге