Чүпрәле районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл һәлакәте булды
Юл хәрәкәте иминлеге

Чүпрәле районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл һәлакәте булды

Бүген «Цивильск — Ульяновск» автомобиль юлының 135 нче километрында Lada Kalina, Haval H5 һәм Volvo йөк машинасы бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз вакыйга урынында һәлак була.

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 2026 елның 20 февралендә, «Цивильск — Ульяновск» автомобиль юлының 135 нче километрында Lada Kalina һәм Haval H5 җиңел автомобильләре, шулай ук Volvo йөк машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Lada Kalina автомобиленең йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз вакыйга урынында ук һәлак булган.

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен вакыйга урынына Чүпрәле районы прокуроры Ришат Купкенов чыкты. Процессуаль тикшерү башланды.


Нет комментариев