Чаллыда кабат исерек килеш руль артына утырган ир-атка суд хөкем карары чыгарды. Бу турыда Чаллы шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Әлеге кеше моңа кадәр дә охшаш җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган булган. 2020 елның декабрендә аны исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен гаепле дип танып, 4 айга колониягә җибәргәннәр. Соңрак, 2024 елның июнендә, шул ук хокук бозу кабатлангач, ир-ат 8 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Шуңа да карамастан, ул нәтиҗә ясамаган. 2026 елның 7 гыйнварында ир-ат янәдән алкоголь кулланган хәлдә машина йөрткән вакытта тоткарланган.
Суд карары нигезендә, ул 10 айга гомуми режимдагы колониягә озатылды. Моннан тыш, аның «ВАЗ 211440» автомобиле дәүләт кеременә конфискацияләнде.
Нет комментариев