Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер рейдта 98 йөртүче җаваплылыкка тартылган

Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне үтәвен тикшерү, кисәтү максатыннан даими рәвештә рейдлар үткәреп торалар. Узган атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан кичке 7гә кадәр дәвам иткән шундый чарада хокук сакчылары 98 йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар. Аларның 43е укылмый торган номерлар белән барган, 24е...

Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне үтәвен тикшерү, кисәтү максатыннан даими рәвештә рейдлар үткәреп торалар. Узган атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан кичке 7гә кадәр дәвам иткән шундый чарада хокук сакчылары 98 йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар. Аларның 43е укылмый торган номерлар белән барган, 24е куркынычсызлык каешын такмаган, 8е рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыккан, 6сы штрафларны вакытында түләмәгән, 2се баланы махсус креслосыз утырткан, 1 кеше исә исерек килеш руль артына утырган. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк, ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә кагыйдәләрне үтәүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге