Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер көндә эчеп рульгә утырган өч кеше тоткарланды

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә рейдлар үткәрәләр. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән шундый чарада юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 65 административ беркетмә төзелде. Исерек килеш руль артына утырган 3 кеше тоткарланды, дәүләт номерлары укылмаган 14 машина туктатылды, куркынычсызлык каешын такмаган өчен 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган...

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә рейдлар үткәрәләр. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән шундый чарада юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 65 административ беркетмә төзелде. Исерек килеш руль артына утырган 3 кеше тоткарланды, дәүләт номерлары укылмаган 14 машина туктатылды, куркынычсызлык каешын такмаган өчен 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән өчен 7 кешегә карата беркетмә төзелде. Узган атнада район территориясендә 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Яр Чаллы - Водозабор - Яңа поселогы юлындагы бу авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алды.

Һәлакәтләрнең күпчелеге юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыга. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә бик игътибарлы булулары сорала. Аеруча кышкы бураннарда һәм бозлавыкларда кагыйдәләрдән читкә тайпылмау мәҗбүри, дип кисәтәләр ЮХИДИ инспекторлары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X