Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Баласы юл йөрү кагыйдәсен үтәмәсә, штрафны ата-ана түли

Укучыларның җәйге каникулы чорында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Аларны кисәтү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе 19 майдан 19 юньгә кадәр «Игътибар - балалар!» айлыгын игълан итте.

Акция барышында профилактик чаралар белән беррәттән балаларны йөртү белән шөгыльләнүче транспорт предприятиеләре, мәктәп автобуслары, йөртүчеләрнең балалар ташуга хокукы, автобуслардагы хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау шартлары, маршрутлар тикшереләчәк.
Яшь җәяүлеләрнең, велосипедчыларның, мотоциклчыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары рейдларга чыгачак, мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр уздырылачак. Акция шулай ук әти-әниләр белән эшләүне дә үз эченә ала. ЮХИДИ хезмәткәрләре алар белән дә очрашачак. Балигъ булмаган бала трассаларда, авыл һәм шәһәр урамнарында җәяү, велосипедта, мотоциклда һәм башка механик транспорт чарасында юл йөрү кагыйдәсен үтәми икән, җаваплылылык ата-анага төшә. Андыйлар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе нигезендә 500 сумга кадәр штрафка тартыла.
Агымдагы елның дүрт ае эчендә республика авыл һәм шәһәрләре юлларында, трассаларда балалар катнашында 108 һәлакәт теркәлде. Аларда 6 бала үлде, 129ы төрле җәрәхәтләр алды. Узган ел бу чорга 5 бала үлгән булган. Ә узган елның җәй айларында республикада юл фаҗигаләрендә 10 бала үлгән, дип хәбәр итә район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге