Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бала – иң мөһим пассажир

Кышкы каникуллар алдыннан һәм яллар барышында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобильдә балаларны алып бару кагыйдәләрен бозучыларны, җәяүле балаларга юл бирмәүчеләрне аерым игътибарга алалар. 22 декабрьдән 30ына кадәр һәр елдагыча «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция үтә. Елның 11 пе эчендә район территориясендә балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде,...

Кышкы каникуллар алдыннан һәм яллар барышында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобильдә балаларны алып бару кагыйдәләрен бозучыларны, җәяүле балаларга юл бирмәүчеләрне аерым игътибарга алалар. 22 декабрьдән 30ына кадәр һәр елдагыча «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция үтә.

Елның 11 пе эчендә район территориясендә балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 12 бала зыян күрде. Республика буенча бу сан 564не тәшкил итә. Зыян күрүчеләр 611 булса, үлүчеләр - 14. Гомерләре өзелгән 6 сабый машинада махсус утыргычсыз алып барылган булган. Ел башыннан республика юлларында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 23 мең кеше тоткарланган. Алар барысы да 3 мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Һәлакәтләрнең 42 проценты җәяүле балалар белән бәйле. Мондый аварияләрдә быел республикада 3 баланың гомере өзелгән.
Кагыйдә буенча, балигъ булмаганнар катнашындагы һәлакәтләр каникул вакытларында арта. Автомобиль йөртүчеләр юлга кинәт кенә бала килеп чыгарга мөмкинлеген бервакытта да онытмасыннар иде. Ә әти-әниләрнең, үз чиратларында, баласына юлда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген аңлатулары, бу турыда кабат-кабат искә төшереп торулары мөһим, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев