Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һава шартлары машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик игътибарлы булуларын сорый

Һава торышы кинәт суытты, соңгы берничә көндә явым-төшемнәр дә күп булды. мондый шартларда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлда бик игътибарлы һәм сак булуы сорала. Район ЮХИДИ бүлеге мәҗбүри булмаганда ерак юлга чыкмаска, мөмкин булганча җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакыра. Автомобиль хуҗаларына җәйге тәгәрмәчләрне соңга калмыйча кышкыларына алыштырырга киңәш итә. Гомумән,...

Һава торышы кинәт суытты, соңгы берничә көндә явым-төшемнәр дә күп булды. мондый шартларда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлда бик игътибарлы һәм сак булуы сорала. Район ЮХИДИ бүлеге мәҗбүри булмаганда ерак юлга чыкмаска, мөмкин булганча җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакыра. Автомобиль хуҗаларына җәйге тәгәрмәчләрне соңга калмыйча кышкыларына алыштырырга киңәш итә. Гомумән, шиналарны алыштыруны һава температурасы +5, +7 градус булганда ук алыштырып куйсаң яхшы, диләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Көз һәм кыш айларында җәяүлеләрне машина бәрдерү очраклары да кискен арта. Октябрь һәм ноябрь айлары аеруча куркыныч чорлар. Хәзер караңгылы-яктылы вакытта еш йөрергә туры килә, чөнки соң яктыра, иртә караңгы төшә. Тәүлекнең мондый вакытында җәяүлеләрнең дә, машина йөртүчеләрнең күз күреме начарлана. Шулай ук тайгак асфальт, яңгыр, кар, җил йөрергә комачаулык тудыра. Илле яшьтән өлкәнрәкләрнең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы тагын да зуррак. Андыйларның реакциясе дә озаграк, тиз арыйлар да.
Ел башыннан район юлларында җәяүлеләрне бәрдерүнең 11 очрагы теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, 7се тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорына мондый һәлакәтләрдә үлүчеләр саны - 5, сәламәтлегенә зыян алучылар 9 кеше теркәлгән булган.
Юл йөрү кагыйдәләре караңгы вакытта җирле пунктлардан читтә йөргәндә җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлары (фликерлар, браслетлар) булган киемнәр кияргә тагарга куша. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләре бу кагыйдәне җирле пунктлар эчендә дә кулланырга чакыра.
Тәүлекнең караңгы вакытында фарада якыннан күрсәтә торган ут янганда машина йөртүче җәяүлене 50 метрдан гына күрә, ә яктылык кайтаручы элемент 200 метрдан күренә. Ерактан яктыртучы утта гади киемнән булган җәяүлене 100 метрдан, яктылык кайтаручы элемент белән 350 метрдан күреп була. Томан, яңгыр, кар вакытында бу күрсәткечләр тагын да кими. Җәяүлеләрнең юлга килеп чыгуы йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булырга мөмкин.
Машина юлы аша чыкканда җәяүлегә капюшонын салырга, зонтны җыярга, телефоннан сөйләшмәскә кирәк. Җирле пунктлардан читтә транспорт юнәлешенә каршы яктан гына бару сорала. Районда ел башыннан теркәлгән үлемнәрнең дүртесе дә нәкъ менә җирле пункттан читтә булган.
Машина йөртүчеләрнең исә тизлеге кирәк чакта туктап өлгерерлек һәм кирәкле маневрны ясый алырлык булырга тиеш. Коры асфальта 60 км/сәг белән барганда тормоз юлы 23-30 метр, ә юештә 60 метрга җитә.
Күз күреме начар булганда (яңгыр, кар яуганда, томанда, караңгылы-яктылы вакытта) каршыга килүче автомобильнең тизлеге азрак булып, ара ераграк булып күренә. Мондый ялгышулар бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, аеруча трассаларда сак булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев