Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

30 мең сум штраф түләячәкләр һәм машина йөртү хокукыннан коры калачаклар

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү системасына үзгәрешләр кертелгәннән соң ярты айдан артык вакыт үтте. Район ЮХИДИ бүлегеннән 17 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бу вакыт аралыгында безнең территориядәге юлларда исерек килеш руль артына утырган 9 кеше тоткарланган, аларның 6сы районда яшәүчеләр. Кагыйдә бозган бу 9 кеше дә, яңа закон...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү системасына үзгәрешләр кертелгәннән соң ярты айдан артык вакыт үтте. Район ЮХИДИ бүлегеннән 17 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, бу вакыт аралыгында безнең территориядәге юлларда исерек килеш руль артына утырган 9 кеше тоткарланган, аларның 6сы районда яшәүчеләр. Кагыйдә бозган бу 9 кеше дә, яңа закон буенча, 30 мең сум штраф түләячәк һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Шулай ук балаларны махсус утыргычсыз алып барган 8 машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән. Бу кагыйдәне бозучылар 1 сентябрьгә кадәр 500 сум штрафка тартылса, хәзер аларга кесәләреннән 3әр мең сум акча чыгарырга туры киләчәк. Ярамаган урында каршы як полосага чыгып машинаны узган өчен 5 кеше 5әр мең сум штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев