Җыеннар тәмамланды. Күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә вакыт кирәк
Районда соңгы халык җыеннары узды. Дүшәмбе көнне ул Боерган, Калмия җирлекләрендә, сишәмбе - Комсомолецта үтте. Юлларны төзекләндерү, ФАП, мәдәният үзәге кебек социаль объектлар төзелешенә, җир мәсьәләләренә бәйле сораулар монда да игътибар үзәгендә иде.
Боерган җирлегендә яшәүче халык белән очрашу быел яңа күпфункцияле үзәктә үтте. Җирлек башлыгы Зарифян Камиляновның отчет чыгышыннан соң, авыл халкы үзен борчыган сораулар белән район башлыгы Васил Хаҗиевка мөрәҗәгать итте. Фирдәвес Гәрәев Колыш авылындагы юллар, клуб булмау, авылдагы ФАПны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Пай җирләре буенча да сорау бирүчеләр булды.
- Әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз. Пай җирләрен эшкәртүче хуҗалык табылмый калмас. Һәрхәлдә, проблеманы хәл итү өстендә эшлибез. Ләкин бу тиз генә башкарыла торган эш түгел, - диде район башлыгы. Васил Хаҗиев быел Колыш авылындагы юлларны төзекләндерүнең күздә тотылуы турында да әйтте.
Калмия авылы халкының да юлларны, күперләрне төзәтү, яңа ФАП ачуга бәйле бик күп төрле сораулары бар иде. Авылларда электр чыбыклары белән бәйле мәсьәләне дә күтәрделәр.
- Электр чыбыклары еш кына җиргә кадәр асылынып төшә, өзелә. Шулай ут өзелү, көчәнешнең үзгәрүе аркасында күпме электр җиһазлары янып эштән чыкты инде. Урамнан йөрүе дә куркыныч, - диештеләр залда утыручылар. Аларның сүзен дәлилләгәндәй шул ук минутта мәдәният йортында ут сүнде. Бу шул электр чыбыкларының көйсезлеге булдымы дисәң - дүшәмбе кичендә тирә-юнь авылларда бик каты буран уйнады. Шуның аркасында булгандыр дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай да, җирлек башлыгы Нияз Гыйльфанов әлеге мәсьәләнең бик җитди булуын, авылда электрикның булмавын үзе дә җөпләде. Газ өчен түләүгә бәйле сораулар да шактый иде бу җирлектә.
Газ дигәч тә, үткән җомгада Круглое Поле поселогындагы җыенда да бу хакта сүз хәйран булды. Күпфатирлы йортларга индивидуаль газ котелларын кертү турында авыл халкына мөһим мәгълүмат җиткерелде:
- Республиканың газлаштыру фонды индивидуаль газ кертү программасы буенча соңгы елын эшли. Телисезме-теләмисезме ул котелларны фатирларыгызга урнаштырырга - бу хакта җыелып үзегез хәл итегез. Моның өчен сезгә 2 атна вакыт бирелә. Ләкин икенче кышта терсәк тешләп утырырлык булмасын, - диде Васил Хаҗиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 07:39Йөрәк моңын дөньяга сирпеп 18 май көнне, Теләнче-Тамак китапханәсендә, Мамадышта яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, “Агымсу дулкыннары” әдәби клубының җитәкчесе, җырчы, баянчы, театр актеры, талантлы шагыйрә - Гөлнур Васыйлова белән очрашу узды.900
-
20 май 2022 - 14:32Гомеренең иң бәхетле чоры Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.9800
-
20 май 2022 - 10:46Илләр тыныч булсын 9 май бәйрәме – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр җирдә Сугыш ветераннарын зурлап, парадлар уздырыла. Һәйкәлләргә, мәңгелек ут янына салынган чәчәкләр – яу кырында ятып калганнарны искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию билгесе.10300
-
20 май 2022 - 08:49Кечкенә шахматчылар Шушы көннәрдә районда мәктәпкәчә балалар арасында «Кечкенә шахматист» дип исемләнгән турнир узды, дип хәбәр итәләр районның мәгариф идарәсеннән.9100
-
20 май 2022 - 08:48Уяу булырга кирәк – африка чумасы Май ае башында Самара өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы белән авыру очраклары теркәлде. Аучылык хуҗалыкларында үлгән кабан дуңгызларыннан алынган анализларда африка чумасын китереп чыгаручы генетик материал ачыкланган. ТРсы буенча Россельхознадзор Иадарәсе янә бер кисәтә: дуңгыз тотучы шәхси хуҗалыклар, КФХ, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре малның африка чумасы белән авыруына бәйле шикләре туган очракта, бу хакта шунда ук район ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә тиеш. Авыру һәм шик тудырган малны башкаларыннан аерып алып тотарга кирәк. Шул ук вакытта барлык төр хайваннарны сугымга җибәрүне (кошны да) туктатып торырга, аларның итен, тиресен, мамыгын, каурыйларын сатудан тыелырга кирәк.8900
-
19 май 2022 - 15:55Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.16600
-
19 май 2022 - 14:24Тукай районының КВН командасы финалга чыкты Шушы көннәрдә Казанда шаяннар һәм тапкырлар клубының «Әйдә шаяРТ» уеннарының ярымфиналы үтте.12600
-
19 май 2022 - 14:03Белдерү «КАМА» агрофирмасы ҖЧҖ 2022 нче елның 18 маеннан алып 25 нче маена кадәр агрохимикатлар сибү ысулы белән кырларны эшкәртә башлый:10100
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.15600
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.53400
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
19 май 2022 - 08:28Каләмнәрдән нурлар тамып тораХәзерге минуты-сәгатье белән үзгәреп торган заманны мәгьлүматсыз күз алдына да китереп булмый. Газета-журналлар, радио-телевидение, интернент аша халык үзенә кирәкле һәм дә мөһим булган хәбәрләрне ала. Авылларда яшәүчеләргә район хәлләрен белеп тору зарур, үз җирлегеңдә булган вакыйгалар, яңалыклар кешегә сулар һава кебек кирәк. Тукай районының “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы һәрвакыт үз укучылары таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерли, үзенең битләрендә район тормышын киң яктырта, заман белән бергә атлый.20003
-
19 май 2022 - 08:28Каләмнәрдән нурлар тамып тора Хәзерге минуты-сәгатье белән үзгәреп торган заманны мәгьлүматсыз күз алдына да китереп булмый. Газета-журналлар, радио-телевидение, интернент аша халык үзенә кирәкле һәм дә мөһим булган хәбәрләрне ала. Авылларда яшәүчеләргә район хәлләрен белеп тору зарур, үз җирлегеңдә булган вакыйгалар, яңалыклар кешегә сулар һава кебек кирәк. Тукай районының “Якты юл”(“Светлый путь”) газетасы һәрвакыт үз укучылары таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерли, үзенең битләрендә район тормышын киң яктырта, заман белән бергә атлый.20003
-
19 май 2022 - 15:55Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.16600
-
18 май 2022 - 14:06Ихласлык Илле ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләп республика икътисадын үстерүгә, ил табынын иң кирәкле азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән Галимҗан Сәетҗан улы Зариповның хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли. Ул ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы һәм Тукай районының мактаулы гражданины исемен йөртә. Хезмәт ветераны дәүләт бүләкләренә, РФнең «Мактау билгесе» орденына лаек булган шәхес.15600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика