Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыенда ел буе тупланып килгән сораулар күтәрелде

Чираттагы җыен Биклән авылында узды. Ул күңелле мизгелләрдән башланды. Районның хәрби комиссар урынбасары С. Сердюк армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә чын ир-егетләр үстергән өчен Мактау кәгазьләре тапшырды. Шулай ук спорттагы уңышлары өчен Биклән урта мәктәбе көрәшчеләренә спорт разрядлары, ә Фәнил Әхмәтшинга (тренерлары - М. Мөхәммәдиев) спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы бирелде....

Чираттагы җыен Биклән авылында узды. Ул күңелле мизгелләрдән башланды. Районның хәрби комиссар урынбасары С. Сердюк армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә чын ир-егетләр үстергән өчен Мактау кәгазьләре тапшырды. Шулай ук спорттагы уңышлары өчен Биклән урта мәктәбе көрәшчеләренә спорт разрядлары, ә Фәнил Әхмәтшинга (тренерлары - М. Мөхәммәдиев) спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы бирелде. Аннары узган елгы эш нәтиҗәләре һәм җыенда күтәрелгән сорауларның үтәлеше турында җирлек башлыгы М. Сәхбиев хисап тотты. Бикләнлеләрне борчыган төп сорауларның берсе - басуда зиратка дип бүлеп бирелгән җирне әйләндереп алу булган. Бу мәсьәлә буенча эш алып барыла, диде башлык. Яңа зират булдырылганчы искесен киңәйтү күздә тотыла. Советская урамында яшәүчеләрнең соравы буенча су үткәрелгән.
- Укучы балаларны спорт ярышларына, олимпиадаларга йөртү өчен техника белән тәэмин итү мәсьәләсен пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Р.Төхвәтуллин белән уртага салып сөйләштек, киләчәктә эшне килешүләр нигезендә алып барачакбыз. Күпкатлы йортлардан килгән канализация суларын чистарту җайланмасы бүгенге көнгә кадәр тулы куәтенә эшләмәве дә, авыл уртасындагы елганың көне-төне пычранып ятуы да борчый халыкны. Бу мәсьәләне дә «Бәтке коммуналь челтәрләре» белән берлектә эшләп кенә җиңеп булачак, - дип аңлатты халыкка авыл җирлеге башлыгы.
- Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, район күләмендә эш җәелдереп, штаблар төзеп, сугыш ветераннарын бөртекләп барлау, исемнәрен мәңгеләштерү бурычы тора. Эшне бүгеннән ук башлау зарур. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәм, сугыш елларының тарих китапларын булдырыгыз! - диде район башлыгы В. Хаҗиев. - Район һәм җирлек эшенә килгәндә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Бикләнгә төшә торган асфальт юл төзелде. Яңа төзелгән йортларга электр, су һәм газ кертү бүген дә актуаль.
- Күрше Иштирәк авылында басуларда чүп үләне үскәндә, Биклән басуларында гөрләп ашлык үсә, фермаларда маллар тук. Болар барысы да хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хамматовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә Иштирәк җирләрен дә сезгә кулланылышка бирү күздә тотыла, - диде Васил Гариф улы. Аның чыгышында шулай ук балаларга әхлак тәрбиясе, һөнәри юнәлеш бирү, аларда туган җиргә, туган авылга ихтирам хисе тәрбияләү хакында да әйтелде. Аннары авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны бирде.
Мәсәлән, Рәис Мостафин: «Медпунктыбыз читтә, карт-корыга йөрергә уңайсыз урында, авыл уртасына медпункт төзеп булмыймы?» - дигән сорау бирде. Авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина клубка ремонт ясарга кирәклеге турында әйтте.
Светлана Абдуллина балаларын йортлы-җирле иткән өчен район һәм җирлек җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев