Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җан җылысын биреп оештырылган чаралар әби-бабайлар күңеленә хуш килде

Районда өлкәннәребезне хөрмәтләп, аларга игътибар күрсәтү максатыннан төрле очрашулар, матур концертлар үтүе дәвам итә. Редакциябез почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар, әнә шул хакта.

- Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае каршында оешкан «Замана» ансамбле Сәмәкәй авылында матур концерт куйды. Авыл советы һәм клуб мөдире Альмира Исхакова көче белән әзерләнгән табын артына җирлекнең барлык олы яшьтәге кешеләре чакырылган иде. Чаллы үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур чыгышлары өлкәннәр күңеленә хуш килде. «Инде кырык еллап мондый шәп концерт караган юк иде!» - дип мактап туя алмадылар алар ансамбль әгъзаларын. Үзләренең күрше авылы кызы Рәшидә Йосыпова, гармунчы Фәнис Гыйниятов, Наилә Әхмәтҗановаларны алкышларга күмделәр. Бәйрәмне алып баручы Гүзәл Сәгыйтованың теле-телгә йокмады. Өлкәннәргә кагылышлы бер матур сүзне дә әйтми калмады, ахры. Өлкәннәрне сөендергәнгә, үзебезнең күңелдә дә кояш чыккандай булды, дип язды безгә Чаллыдан Зәбир Хәлимов.

- Мәләкәс авылының мәдәният йортында өлкәннәребез өчен «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дигән тематик очрашу-кичә уздырылды. Җыелган әби-бабайларга исәнлек, бәхет-шатлыклар гына теләп, район хакимияте аппараты җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы В. Артемьев, шулай ук авыл ветераннар советы рәисе М. Калинин чыгыш ясады. Бу көнне өлкәннәребез өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе эшчеләре, мәктәп укучылары белән бергәлектә әзерләнгән концерт программасы оештырылды. Балалар әби-бабайлар турында матур-матур шигырьләр сөйләде, ә X сыйныф укучылары Рамил Гаффанов, Валерия Михаилова, Лиана Умнова һәм Виктория Савдирякова сәхнәдә «Әби һәм аның оныклары» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Җыелганнар рәхәтләнеп, Р. Семенова, З. Иванова, Л. Попова, В. Артемьев җырлаганнарын тыңлап утырды. Бәйрәм кичәсендә быел үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә котладылар. Концерт тәмамлану белән өлкәннәребезне чәй өстәле янына чакырдык, дип хәбәр итте Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фартдинова.

- Районда өлкәннәр декадасы бара. Күп еллар дәвамында без Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына киләбез. Безне һәрвакыт ачык йөз, матур елмаю белән каршы алалар, килүебезне көтеп торалар. Бу юлы да әнием Эльза Лапаева һәм Теләнче Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре Раилә Закирова һәм Илдус Фәйзуллин белән без өлкәннәребез өчен күңелле тамаша оештырырга булдык. Бу көнне Эльза Лапаева үзенең такмакларын әйтте, ә әби-бабайлар аңа кушылды, кул чабып утырды. Безнең җырлаганны өлкәннәребез бик ярата, әле бу юлы Катя әби иске җырлардан саналган җырларны башкарды, бөтен кеше аңа кушылды, дәррәү кул чапты. Картлар йортында тәрбияләнүче Алексей диванда гына утырган килеш култык таякларын читкә куеп, бөтен җаны, куллары белән биеп утырды. Без аның белән дуэт буларак ике җыр да башкарырга җитештек. Өлкәннәребез безне озак кына җибәрмичә торды, тагын да килүебезне үтенеп калды, дип язган редакциябезгә Бәтке мәдәният йорты директоры Марина Орлова.

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә генә үзәктә озак еллар тырыш хезмәт иткән өлкәннәр махсус алар өчен әзерләнгән ретро-концертта булып кайтканнар. Бәйрәм кичәсендә Татарстан Республикасы артистлары чыгыш ясаган.

- Шилнәбаш авылында, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, әби-бабайларга бик матур концерт бүләк иттеләр. Чараны алып баручы Гөлнара Садыйкова барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, яшь буынга биргән тәҗрибәләре, белемнәре өчен рәхмәт белдерде, озын гомер, сәламәтлек теләде.

Реклама

Матур теләкләрен район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина, балалар бакчасы мөдире Наталья Заикина җиткерде. Концерт номерлары белән бакча балалары, «Цветик-самоцветик» вокаль ансамбле, Гөлнара Садыйкова, Ләйсән Мәрдәнова чыгыш ясады. Бәйрәм кунагы - Бәткенең «Ладушка» фольклор ансамблен дә өлкәннәр бик яратып тыңлады.

Концерттан соң өлкәннәр чәй өстәле янына җыелдылар, рәхәтләнеп аралаштылар, дип яза авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева.

- Комсомолец поселогында да өлкәннәрне игътибарсыз калдырмадылар. Аларны биредә бәйрәм чарасына 7 октябрь көнне җыйдылар. Чарада катнашучыларны район хакимияте вәкиле Татьяна Сиврюк, поселокның ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиева, инвалидлар советы рәисе Надежда Галицкая котлады. Күптән түгел генә пенсиягә чыкканнарга һәм юбилярларга кичәдә аерым игътибар бирелде.

Аннары өлкәннәргә концерт программасы тәкъдим ителде. Сәхнәдә «Смайл» вокаль студиясенең кечкенә артистлары, «Изюминка» хореография ансамбле һәм Изалия Вәлиуллина, «Родник» җыр ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук әби-бабайлар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде, дип хәбәр итте Комсомолец поселогының мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр ункөнлеге

2
X