Законнарның үтәлеше безнең күзәтчелектә
Быел Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тула. Безнең районда әлеге хезмәт үз эшен 1976 елның 19 июленнән башлый.
Прокуратураның төп функциясе - законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү. Бүген район прокуратурасы коллективында алты оператив хезмәткәр һәм өч техник хезмәткәр эшли. Тукай прокуратурасы законлылыкны ныгыту эшенә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәрвакыт үзенең саллы өлешен кертеп килде һәм хәзер дә шулай дәвам итә. Эш күрсәткечләре дә нәкъ шул турыда сөйли. Узган 2011 елда район прокуратурасына 1012 дәгъва гаризасы керде, аларның 900е хезмәт хакын түләтү буенча. Законсыз хокукый актларга 134 протест кертелде. Гамәлдәге законнарны бозуны бетерү турындагы 175 гариза кертелеп, алар буенча 276 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка, прокурор карары белән 82 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 78 кеше закон бозуны булдырмауда кисәтү алды. 473 хокук бозу очрагы судка кадәр ачыкланды. 13 җинаять эше өстәмә тикшерү үткәрүгә җибәрелде. Җинаять эше ачу турындагы 22 карар кире кагылды. Җинаять эше ачуны кире кагу турындагы 120 карар нигезсез дип табылды, дип хәбәр итте һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуроры Марат Әхәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев