Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзләре җитештергән яшелчәләрне чистартып, махсус капларга салып сатарга җыеналар

Агымдагы ел тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Хуҗалыклар тарихта каласы 2014 ел йомгакларын тикшереп, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре һәм нинди мөмкинлекләрне тулы файдалана алмаулары турында фикер алышалар. Киләсе елга бурычлар билгелиләр. Районда беренчеләрдән булып хисап җыелышы «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында үтте.

Иртәнге савуны төгәлләүгә терлекчеләр өйләренә кайтып, өс киемнәрен алыштырып, Бәтке мәдәният йортына ашыктылар. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның концерты бара иде. Әти-­әниләре сәхнәдә чыгыш ясаучы балаларының җыр-бию осталыгына сокланып утырдылар. Җылы, якты бинада алма төшәрлек урын да юк. Хуҗалык эшчеләренең барысы да диярлек килгән.
Нәкъ төгәл сәгать 11дә хисап җыелышы башланып китте. Казаннан төп инвестор - «Татплодоовощхоз» җәмгыяте генераль директоры Раил Зыятдинов та килеп җиткән. Хисап докладын хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов ясады. Аннан күренгәнчә, «Чаллы яшелчәсе» - тотрыклы үсештәге авыл хуҗалыгы предприятиесе. Исеменнән үк күренгәнчә, яшелчә, бәрәңге, бөртекле культуралар игә, сортлы орлык җитештерә.
Һава шартларының шактый көйсез килүенә карамастан, игенчеләр тырышлыгы белән быел гектардан 25,3 центнер уңыш җыеп алынган, һәр шартлы терлеккә 31,5 центнер азык әзерләнгән. Боларның яхшы күрсәткечләр икәнен беләбез. Әмма орлык җитештерүче статусына ия булган хуҗалыкка таләпләр зур, тагын да югарырак уңышлар күрәсе килә.
- Киләсе елда гектар көчен арттыруны, гектардан уртача 33 центнер уңыш алуны, бер шартлы терлеккә 28-30 центнер азык әзерләүне максат итеп куябыз. Шул нәүбәттән, сенаж өчен кузаклы культуралар чәчүне, күпьеллык үлән мәйданнарын 220 гектарга арттыруны күздә тотабыз, - дип планнарын уртаклашты Ришат Сәхабетдин улы.
Үлән чәчүлеген арттыру үз чиратында терлекчелек тармагын үстерүгә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1470 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 600 башы сыерлар. Һәркайсыннан декабрьнең беренче ункөнлегенә 4142 килограмм сөт алынган. Фермалар сөтүткәргечләр белән җиһазлангач, сөт комбинатына продукцияне бары тик югары сыйфатлы итеп 1 килограммын 20 сум 28 тиенгә сата. 10 айга сөт сатудан 42 миллион 462 мең сум акча кергән. Тармакның рентабельлеге 83,7 процент. Хуҗалык җитәкчесе Р. Хатыйпов һәм «Татплодоовощхоз» җәмгыяте башлыгы Р. Зыятдинов сөт җитештерүне киләсе елда тагын да арттыру юлларын күрсәттеләр. Көтүне яңартуны, нәселле таналар үстерүне, аларны яхшылап ашату-карауны, сыерлар санын 200 башка арттыруны, һәр сыердан 5000 килограмм сөт савуны якындагы бурыч итеп куйдылар. Хәзерге көндә бишәр мең килограммга якын савучылар белән хуҗалыкта хаклы горурланалар. Любовь Ивашкина 11 айда һәр сыерыннан 4799 килограмм сөт савып алган, Рәкыя Йосыпова, Әлфия Якупова - 4748, Людмила Хөсәенова, Фирадия Фазлыәхмәтовалар 4648әр килограмм сөт савып, алдынгылыкны тоталар. Шушы алдынгыларга тиңләшеп эшләгәндә, биш мең килограмм һәм аннан да күбрәк сөт алу гамәлгә ашмаслык хыял түгел. Докладта терлекчеләрнең көндәлек хезмәтләренә зур бәя бирелде, һәркайсы турында җылы сүзләр әйтелде. Әмма үрчем алуда һәм яхшы бозауларны саклап үстерүдә җитешсезлекләр булуын да инкарь итмәделәр. 10 айда 100 сыердан 72 генә бозау алынды, шул ук вакытта 27 баш бозауның үлеме чаң сугарлык хәл. Бу аянычлы хәл ветеринария табиблары һәм бригадирларның, бозау караучыларның җавапсызлыгы аркасында килеп чыккан. Киләчәктә үлем-китемне булдырмау өчен профилактик чараларны яхшырту, яшь малларны күңел биреп карау, ашату-­эчертү бик мөһим. Чисталык беренче урында булсын иде.
Хуҗалык элек-электән яшелчәчелек белән шөгыльләнгәч, җыелышта әлеге тармакка зур игътибар бирелде. Кәбестә, ашханә чөгендере, кишер, бәрәңге байтак мәйданнарны били. Яшелчәне утыртуда, карауда, өлешчә җыеп алуда алдынгы технологияләр кулланыла. Оста кадрлар үсеп чыкты. Докладчы аларның һәркайсын аерым-аерым әйтеп, хезмәтләрен аеруча зурлады. Тракторчы-машинистлар Николай Чернов, Рамис Хәкимов, Идрис Галәветдинов, Мирдалиф Бәхтиев, Рөстәм Күчүмовлар - чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары.
«Кечкенә генә үсентедән алып, табак кадәрле кәбестәне һәм башка яшелчәне уңган хатын-кызларыбыз үстерә», - дип мактап, җылы итеп сөйләде Ришат Хатыйпов яшелчәчеләре турында.
Быел яшелчә 130 гектарда игелде: шуның 50 гектары кәбестә, 40 гектары кишер, 40 гектары чөгендер һәм 60 гектары бәрәңге иде. Бүгенге көнгә 1455 тонна яшелчә сатудан 11 миллион 38 мең сум акча кергән. Базарда үзебез үстергән яшелчәгә ихтыяҗ арта. «Сатып алучыларга махсус капларга төреп, чиста яшелчә озату линияләре төзү көнүзәк бурычыбыз булып тора», - диде Раил Зыятдинов. «Чаллы яшелчәсе»ндә дә шундый линия төзеләчәк. Яшелчә саклау урыннарын реконструкцияләүгә тотыначаклар. Шул сәбәпле яшелчә мәйданнары артыр дип аңлатты «Татплодоовощпром» җәмгыяте җитәкчесе.
Хисап җыелышында эшче кадрларны саклау, хезмәткә түләү, йортлар төзү, яшь белгечләрне урында төпләп эштә калдыру, аларны кызыксындыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Бу хакта район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов дәүләт программалары һәм проектлары белән таныштырдылар. Җыелышта хезмәт алдынгыларын, эшчеләрнең һәм белгечләрнең зур төркемен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев