Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юристларга сорауларны күп бирделәр

Редакциядә халыкка юридик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелгән чираттагы очрашу узды. Шалтыратучылар, юристлар белән очрашуга килүчеләр күп булды. Шуңа күрә киләсе кабул итүнең вакытын бер сәгатькә озынайтырга дигән карарга килдек. 19 февральдә узачак чираттагы мондый чара сәгать 9 дан 12 гә кадәр дәвам итәчәк.

Алдан хәбәр ителгәнчә, халыкны адвокат Әлфия Гәрәева кабул итте. Торак базары белән бәйле сораулар булганлыктан, күчемсез милек буенча эксперт итеп «Ихлас» агентлыгы җитәкчесе Рузилә Хаматованы да чакырдык. Сорауларның күпчелеге шәхси характерда иде, судка мөрәҗәгать итеп хәл итәргә кирәкләре дә шактый булды. Мин мөрәҗәгатьләрнең редакциягә кагылышлы, район хезмәтләреннән җавап алуны сораганнарына гына тукталам.

Круглое Поледан сугыш ветераны Вәкил ага Гыйльметдинов үзенә бирелә торган ташламалар уңаеннан сорау бирде. Без аны районның социаль яклау идарәсенә юлладык. Мондый җавап алдык:

- Вәкил Гыйльметдиновка Бөек Ватан сугышы инвалиды категориясе буенча социаль ярдәм күрсәтелә. Бу төр буенча торак-коммуналь түләүләрнең (салкын су, газ, электр энергиясе, каты көнкүреш калдыкларын чыгару) өчен 50 процент ташлама каралган. Ташлама ай саен исәпләнә һәм күчереп барыла, - диелгән анда.

Мәгариф хезмәткәрләреннән шалтырату булды. Алар исемнәрен атамауны сорадылар.

- Мәгариф хезмәткәрләренә каралган коммуналь хезмәтләр өчен ташламалы түләүләр инде бер ел түләнми. Кайчан булыр икән? Профсоюзга җыелган акча нәрсәгә тотыла? «За выслугу лет» ничек түләнә?

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ләйсән Хуҗагалиева мәгариф хезмәткәрләренә коммуналь хезмәтләр өчен ташлама гыйнвар ае хезмәт хакын түләгәннән соң биреләчәк, дип аңлатты. Профсоюз акчалары буенча җавапны район мәгариф бүлеге профсоюз комитеты җитәкчесе Венера Сафиуллина бирде. «Бу акчалар матди ярдәм күрсәтү, бәйрәмнәр: 8 Март, 23 февраль, Өлкәннәр көне һәм башкалар белән котлауга, район газетасында кайгы уртаклашу, котлаулар урнаштыруга тотыла. Җыелган акчалар буенча даими хисап тотабыз», - диде Венера Валерьевна. «За выслугу лет» буенча түләүләрне алу өчен пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Быелдан яңача исәпләнә башлаган салым түләүләре буенча да сораулар шактый булды. Алар буенча без газетабызның узган саннарында аңлатып үттек. Ташламага ия категория гражданнар: пенсионерлар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чернобыльчеләр һәм башка шундый категория гражданнар элек нинди ташлама алсалар, хәзер дә шулай дәвам итәчәк. Ләкин үз исемендә берничә объекты булган салым түләүчегә бер генә милеккә ташлама бирелә. Ул аны үзе сайлап ала һәм инспекциягә хәбәр итә. Милек объектының кадастр бәясе 300 млн сумнан артканда, ташлама ясалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун