Юмореска
Әле кайчан гына 23 февраль алдыннан борынын күтәреп йөргән Габделхәйнең бу көннәрдә бер дә кәефе юк. Хатын-кызлар көне җитә бит. Нинди бүләк алырга? Нәфисәсе аның үзенә ике пар носки, кырынырга күбек һәм бер кульяулык биреп котылды. Менә хәзер Габделхәйнең чираты. И баш ватты ул, интекте, хәләл җефетенә нинди бүләк алып бирергә дә белмәде. Бер яктан, сөендерәсе дә килә, икенче яктан, кыйммәт тә булмасын, кирәкле әйбер булсын. Тукта, дип уйлады ул, күрше Кәрим Сафиясенә ни бүләк итәргә җыена икән? Бәлкем берәр киңәш бирер.
Габделхәй кергәндә Кәрим ишегалдында әрле-бирле йөренә иде.
– Нихәл, күрше, нигә балтасы суга төшкән кеше кебек йөрисең?
– Монда балтаң түгел, көрәгең дә төшәр. Аптырап беттем әле, 8 Мартка бүләк булыр, әйдә, Чаллыга барып кибетләрдә йөрик, аннан ресторанга керербез дип теңкәгә тия Сафия.
– Синең бүләк хәл ителгән, ләбаса, минем Нәфисәне авыл башына да алып чыгып булмый.
– Акча ягы мөшкел шул, күрше, бурычка да батасы килми. Үземә Сафия шарф белән перчатка биреп котылды. Син дә бурычка биреп тормассың инде...
– Күршекәем, кесә ягы такыр шул. Синнән Нәфисәгә нәрсә бүләк итәргә микән дип сорап кергән идем. Шаккатырасы да килә инде үзен, арзан да булсын.
Ике күрше бик озак ваш ваттылар. Дөньяда хатын-кызга бүләк сайлаудан да авыр тагы ни бар икән?
– Таптым! – дип кычкырып җибәрде Габделхәй. – Анда шәһәрдә дельфиннар бар, шуларны карарга алып барабыз!
– Юк, юк, минем Сафия балык исен яратмый, – дип каршы төште Кәрим. – Бәлкем берәр кап кәнфит биреп котылыргадыр.
– Узган ел кәнфитен дә, тортын да бирдем инде мин. Саран, мине шуның чаклы гына яратасың дип сүкте Нәфисә.
– Карале, дустым, узган ел 8 Мартта түбән оч Хәмит хатынына шәһәрдән массажист чакыртып массаж ясаткан, шуны Фагыйләсе ел буе сөйләп йөрде, әй, шәп булды, моннан да яхшы бүләкне күргән юк иде дип.
– Соң, әйдә, без дә чакыртыйк, икебезнең акчаны кушабыз да, җитмәсә Хәтирә әбидән алып торырбыз, ул бит пенсияне утыз мең ала.
– Булды бу, алдан әйтмибез. Көтмәгәндә массажист килеп керә һәм космический массаж ясый башлый. Без чәкчәк алабыз, чәй кайнатабыз.
Габделхәй йөгереп кенә барып Хәмиттән масажистның номерын алып кайтты. Заказ бирделәр, бәясен ишеткәч башларына тотынсалар да, риза булдылар. Өч мең дә, биш мең дә түзәрлек инде диделәр дә риза булдылар.
Менә ул сюрприз буласы көн килеп җитте. Нәфисә дә, Сафия да нидер буласын сизеп иртән-иртүк бизәнеп куйдылар, бүләк өмет иттеләр.
Массажист әрмән кешесен капка төбендә каршы алды Габделхәй. Иренең өйгә ят ир-ат белән килеп кергәнен күргәч Нәфисә аптырап калды.
– Бу минем бүләк, әйдә, чишенеп караватка ят, – диде Габделхәй. Нәфисәнең исе китеп егылуын шатлыктан дип, алар аны диванга алып барып яткырдылар. Мескен хатын каты куллы массажистның баскалаулары, тарткалаулары, сыпыруларына түзеп ятты-ятты да, эреп, гомер күрмәгән арка массажыннан йоклап китте. Ул уянганда массаж остасы Кәримнәрдә иде инде.
– Нәрсә, миңа экстрасенс чакырттыңмы әллә? – дип кычкырып җибәрде Сафия.
Массаж ясаучы икәнен аңлагач, сөенеп китте. Чөнки ул санаторийда булганда массажның ни икәнен белгән кеше. Мескен әрмәннең урман кискәндәй хәле калмады, ә Суфия тагын, тагын дип кычкыра да, массажист аның бөтен сөякләрен шыгырдатып кабат изәргә тотына. Массаж дисәң дә массаж бу!
Габделхәйләр өендә март бураннары кузгалды, массажист хезмәтенең бәясен белгән хатыны башына кәстрүл кидерде, уклау белән аркасына үзе «массаж» ясады. Мескен ир, аптырагач, ярар, тукта инде, матур күлмәк алып бирермен дип әйткәч кенә тынычланды.
Ә Кәримнәрдә, киресенчә, бәйрәм. Массаж Суфияне тагын да яшәртеп җибәргән ахрысы. Ул йөгерә-йөгерә коймак пешерде, каймагын, балын куеп чәй өстәле ясады. Үзе бертуктаусыз кабатлады: «Шәп булды бу, бөтен хондрозым бетте, тагын бер чакыртырбыз әле», – дип, Кәримнең башыннан сыйпап китте. Кәрим исә бүләкнең ошавына канәгать булып, мыек астыннан елмаеп тик утырды.
8 Мартка сез нинди бүләк алдыгыз? Алгач-алгач шаккатыргыч булсын инде ул. Массажист кирәкмиме? Телефон номеры бар. Мөрәҗәгать итегез.
Мирһади Разов.
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев