Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Юллы булдык!»

Авыл җирлекләрендә үзара салым программасы кысаларында 2020 ел планына кертелгән эшләр тәмамлану алдында. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиеваның белдерүенчә, эшләр 95 процентка башкарылган. Һава торышы уңай торганда аларны тулысынча төгәлләү бурычы куела. Октябрь аенда авыл җирлекләрендә 2021 ел өчен үзара салым программасында катнашу буенча җыеннар башланды, алар ноябрьдә тәмамланачак. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел референдумнар булмаячак.

2020 ел өчен поселок һәм авылларда яшәүче балигъ булган һәр кешедән 500дән 1000 сумга кадәр акча җыелды. Шулай итеп, республика бюджетыннан өстәлгән акчаларны да кертеп, районда бу программа буенча 92 млн сумлык эш башкарылды.
Авыл халкының яшәешен кайгырткан дәүләт программасында Сәмәкәй авыл җирлеге халкы да актив катнашты. Җирлектә яшәүче халыкның тормыш-яшәешен яхшырту буенча байтак эшләр башкарылды.
Сәмәкәй авыл җирле-генә Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Күгәш авыллары керә. Анда барлыгы 343 хуҗалыкта 640 кеше теркәлеп яши. Җыенда шуларның 65 проценты үзара салым акчасын җыярга дип тавыш биргән. Дүрт авылдан барлыгы 244 мең сум акча җыелган һәм ул, дәүләт программасы буенча биш тапкыр артып, 1 млн 220 мең сум булып кайткан. Һәр авылның үзара салым акчасы үз ихтыяҗларына тотылган. 
Сәмәкәйдә 634 мең сумлык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Үткән ел Үзәк урамның чокыр-чакырлы юлына асфальт валчыгы салынып тигезләнгән. Быел исә Елга урамында 630 метр юл ремонтланган. Сәет авылында зиратка бару юлына ком-таш салынган. Оргыдыда мәчет яныннан алып зираткача булган юлны төзекләндерү эшләре тулысынча башкарылган. «Исән вакытта да яхшы юл кирәк, вафат булгач безне шул юлдан зиратка күтәреп алып барачаклар. Ике дөньялык өчен дә кирәкле эш башкарылды», – дип сөенечләре белән уртаклашалар оргыдылылар. «Быел Сәет авылында клуб янындагы территорияне чүп үләненнән чистартып, ял зонасы ясадык. Авыл халкының олысына да, кечесенә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудырылды – спорт мәйданчыгы төзелде», – ди Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов.
Күгәштә яшәүче халык-ның иң нык үзәгенә үткән мәсьәлә – юлларның начар булуы. Быел җәй Күл урамында 200 метр юлга ком-таш салынган. «Безнең Күл урамының исеме җисеменә ике яклап та туры килә иде. Беренчедән, әнә, тыкрыкны чыгуга бик матур күлебез бар. Анысы аның – табигать яме. Ә менә икенчесе... Анысы гомер буе үзәккә үтте, – дип сүз башлый авылның хөрмәтле кешесе Вәгыйз Гыйззәтуллин. Аңа Сәмәкәй һәм Күгәш авылларында почта таратучы Айсылу Җаббарова да кушыла. «Урамыбызда язын-көзен кар һәм яңгыр сулары җыелып күл ясала иде. Машина түгел, җәяүлеләр йөри алмаслык сазлыкка әйләнеп үзәккә үтте урам юлы. Шушы авылга килен булып төшүемә озакламый утыз ел була, шуңа да Күгәшем дип яратып әйтәм. Әмма юлы бәгырьне өтте инде. Балалар кайтасы-китәсе булса, урамга керә алырлармы, чыга алырлармы инде дип хафаландык. Менә быелгы җәйдә Күл урамына да бәйрәм килде – юллы булдык! – ди ул. 
Сүз уңаеннан, авыл җирлегендә Айсылу хакында Сәмәкәй белән Күгәшнең рухи күпере диләр. Почта таратучы һәрвакыт халык белән тыгыз элемтәдә. Өлкәннәр көнендә колхозда тырыш хезмәт куйган абый-апаларны үз йортына җыеп бәйрәм оештырган. Кечене – кече, олыны олы итә белә дип бәяләмә бирәләр аңа. Чынлап та, күгәшлеләр Җаббаровлар йортына эзне суытмый. Без килгәндә дә өлкән яшьтәге апа Айсылуга рәхмәт укый-укый чыгып килә иде. «Эшем авыр булса да зарланмыйм. Кеше яратам, шуңа да хезмәтемне ихластан башкарам. Шуңа сөенәм, менә хәзер безнең урам юлы ком-таш белән түшәлде. Ап-ак ташларына басып, керт-керт атлап барулары ни тора!» – ди Айсылу ханым үзе.
Таш юлдан бала коляскасы тартып килүче яшь әни дә, таякка таянган ил карты да, машина белән узып китүче шофер да барган җирләреннән туктап, башкарылган эштән канәгать булуларын белдерделәр: «Дәүләт программасын кулдан ычкындырмадык һәм юллы булдык. Бу форсаттан файдаланырга тырышабыз. Биш йөз сум акча бүгенге көндә бер тапкыр кибеткә кереп көндәлек ризык алып чыгарга да җитми. Ә менә шул акчаң бишләтә кайткач, файдалы эш майтарып була!» – диләр.
Алдагы елда Күгәштә Лесная урамы юлын төзек-ләндерергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев