Юл ялгышларны кичерми
Татарстанда 2021 елның җиде аенда 2073 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 153 кеше үлгән, 2552се төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Узган елга караганда һәлакәтләр саны 279га кимрәк. Былтыр юлларда бу вакытка 18 кеше үлгән, 418 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт комиссиясе утырышында әйтелде.
Республика комиссиясе эшен тәмамлаганнан соң, райондагы вәзгыять бәян ителде. Тукай районы юлларында быел 7 айда 48 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда биш кеше үлгән, 69 кеше имгәнгән. Бу вакыт эчендә район ЮХИДИ инспекторлары юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 2447 беркетмә төзегән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм район Эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Владимир Елисеев юл-транспорт хәвефсезлеген булдырмауда һәркемнең җаваплы булуын ассызыкладылар.
Аеруча соңгы вакытларда исерек килеш руль артына утыручыларның күбәюе хафага сала. Районда андыйлар гаебе белән 7 айда 4 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан. Аларда 1 кеше вафат булган, 6 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утыручыларга карата 98 административ беркетмә төзегән.
Балалар катнашындагы аварияләр дә зур борчу тудыра. Быел район юлларында шундый 6 һәлакәт теркәлгән. Кызганычка, ике сабыйның гомере өзелгән, 7се имгәнүләр алган. Балаларның исән-сау булуын, мәктәп юлларының хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан 1 сентябрьдән 10ысына кадәр район юлларында, зур мәктәпләргә илткән юлларда ЮХИДИ инспекторлары дежур торачаклар. «Игътибар, балалар!» атналыгы да дәвам итә. Бу чорда машина йөртүчеләрдән, бигрәк тә җәяүле кичүләрендә, аерата саклык сорала.
«Мәктәп автобусларының төзеклеге, барысының да техосмотр үткән булуы, ГЛОНАСС программасына тоташкан булуы мәҗбүри», – дип искә ассызыклады Айрат Хәбибуллин.
ЮХИДИ инспекторларына балаларын мәктәпләргә шәхси автомобильләрендә йөртүчеләрне дә күз уңында тотарга кушылды. Махсус автокреслолары бармы, кагыйдәләрне үтиләрме – барысы да контрольдә булачак.
Мәктәпләрдә иң беренче дәресне дә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышларга чакырды Владимир Елисеев.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан даими рәвештә рейдларга чыгалар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән әңгәмәләр алып баралар, мәгариф учреждениеләрендә очрашулар үткәрәләр, ләкин, шулай да, һәлакәтләр кимеми. Юллар ягышларны кичерми, хәвеф-хәтәрләрдән саклану өчен һәркемнең игътибарлы булуы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев