Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл ялгышларны кичерми

Жәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре гадәттә көз-кыш айларында ешая. Юл шартлары үзгәрүгә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә еш кына игътибар биреп бетермиләр. Шуны истә тотып, Россия территориясендә 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр "Җәяүле, тиешле урыннан бар!" дигән социаль кампания игълан ителде. Быелның тугыз ае эчендә республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары 1301...

Жәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре гадәттә көз-кыш айларында ешая. Юл шартлары үзгәрүгә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә еш кына игътибар биреп бетермиләр. Шуны истә тотып, Россия территориясендә 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр "Җәяүле, тиешле урыннан бар!" дигән социаль кампания игълан ителде.

Быелның тугыз ае эчендә республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары 1301 булган. Аларда 136 кешенең гомере өзелгән, 1238 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең 322се җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аша чыгу урыннарында теркәлгән.

Район территориясендә исә җәяүлеләр катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр 7 кешенең үлеменә, 7 кешенең сәламәтлегенә зыян килүгә китергән. Фаҗигаләр, нигездә, трассаларда, авыл арасындагы юлларда булган. Һәм, әйтергә кирәк, һәлакәтләр китереп чыгаруга күбесенчә җәяүлеләр үзләре гаепле. Юл ялгышларны кичерми, машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә моны онытмасыннар иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл џђлакђтлђре