Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байлар авылы егетләре армспорт буенча Россия беренчелегенә әзерләнә

27-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда 8 регионнан (Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Самара, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь якларыннан) барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында райондашларыбыз да бар иде. 55 килограммга кадәрге авырлыкта I урынны Яр...

27-30 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Ярышларда 8 регионнан (Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Самара, Саратов, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь якларыннан) барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында райондашларыбыз да бар иде. 55 килограммга кадәрге авырлыкта I урынны Яр Чаллы шәһәренең техник колледж студенты Нәфис Хаҗиев яулады. 80 килограммга кадәр үлчәү категориясендә II урынга Казан федераль университеты филиалының студенты Алмаз Харисов чыкты. Ике спортчы да - Югары Байлар авылыннан. Хәзерге вакытта исә Нәфис белән Алмаз 2015 елның февраль аенда Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә узачак Россия беренчелендә катнашырга әзерләнә, дип хәбәр итте тренер-укытучы Мөсәвир Әгъзамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев