Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язлар сезгә бәхет бүләк итсен

Үткән ялларда бөтен ил Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан редакциягә 8 Мартка багышланган хатлар да шактый килде. Авыллардагы мәдәният учакларында, эш урыннарында күңелле бәйрәм чаралары, концертлар үткән. Әлеге хатларны укыганда үзең дә үткән бәйрәм рухын янә бер тоясың.

Комсомолец поселогы мәдәният йорты директоры Анна Шәрифҗанова үзләрендә узган бәйрәм концерты турында язып җибәргән.

«Бу көнне сәхнәдә «Смайл» вокаль студиясе артислары һәм аның «Киндер-сюрприз» исемле мәктәпкәчә яшьтәге балалар составы чыгыш ясады. Шулай ук халык мәхәббәтен яулаган кечкенә солистлар: Ирек Гордеев, Изалия Вәлиуллина, Настя Уланова, Ләйсән Тимергалиева да тамашачыларның күңелен күрделәр. «Петушок» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның «Балалайка» биюен башкарулары, «Родник» ансамбленең дәртле җырлары, «Изюминка» бию ансамбленең «Кер юу» шаян биюләре дә нәфис затларыбызга бик ошады, алар артлистларыбызга кулларын жәлләмичә рәхәтләнеп кул чаптылар. Концерт бер тында бик күңелле үтте», - диелгән хатта.

Кнәз мәдәният йортында да 8 Март бәйрәме уңаеннан зур концерт үтте. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова бөтен хаты-кызларга бәйрәм белән котлап, матур теләкләр җиткерде. Бәйрәмгә килгән гүзәл затларны исә үзләренең чыгышлары белән «Лебедушка» балалар бакчасы сабыйлары, мәктәп укучылары, «Русский звон», «Наз» фольклор коллективлары, «Лепестки» вокаль студиясе, «Шахерезада» бию коллективы сөендерде. Шулай ук концерт программасында аерым җырчыларның чыгышларын да тамашачылар дәррәү алкышлар белән каршылады, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Әҗмәкәй җирлегендә исә «Гигант» хуҗалыгында терлекчелектә эшләүче хатын-кызларны зурладылар. Аларның эш урыннарына чыгып, Әҗмәкәй авылы, Яңа поселогының мәдәният хезмәткәрләре гүзәл затларга матур концерт куйды. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов җылы котлауларын җиткереп, истәлекле бүләкләр өләште. «Терлекчелектә эшләүче мөлаем хатын-кызларыбызны җырлары аша котлау йөзеннән «Татарстан» совхозы поселогыннан җырчы Владимир Веретенников та килгән иде. Яныбызда һәрчак ныклы терәк булган ир затларыбыздан котлау алу күңелгә бигрәк хуш килде», - дип хәбәр итте Әҗмәкәй авылының мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Солтанова.

Яңа поселогында 8 Март бәйрәмен ир-егетләр әзерләгән иде. Шуның беләндер бәлки, ул бик тә үзенчәлекле булды. Халык һәр номерны дәррәү кул чабып каршы алды. Поселокка кунакка кайткан абыйлы-энеле Салават һәм Инсаф Гатауллиннар да моңнары белән авылдашларны таң калдырдылар. Мәктәп укучылары Алмаз Исмәгыйлев һәм Андрей Пуховны да бик яратып тыңладылар. Рифкать Абдуллинның баянда уйнавына Зиастин Сәхәпов җырлады. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә эшләүче Җәмил Фәтхуллин, «Яңа коммуналь челтәрләре» хезмәткәре Рафаэль Гыймазетдиновның чыгышларын поселокта яшәүчеләр шулай ук бик яратып тыңлады. Яңа поселогы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина, китапханәче Ландыш Шәрәпова, Әҗмәкәй мәдәният йорты мөдире Зөлфия Шакирҗанова, Айрат Сәләхетдиновлар катнашуындагы «Әнкәйгә хат» күренешен тамашачы җылы кабул итте. «Каенкай» балалар бакчасы чыгышы да бәйрәмгә үзенә бер ямь өстәде. «Татарстан» совхозы поселогыннан кунак булып моңлы җырчы Владимир Веретенников килгән иде. Чара ир-егетләрнең «Эх, сез матур кызлар» җыры белән тәмамланды, дип яза мәдәният йорты директоры Сәрия Әхсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 Март – Халыкара хатынкызлар көне 8 март