Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы кыр эшләрен башкарырга Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелгән

Ул базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак. Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары ягыннан проблемалар булмаячак. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов әйтте. "Язгы кыр эшләрен башкару өчен, Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелде. Ташламалы ягулык базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак....

Ул базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак.

Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары ягыннан проблемалар булмаячак. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов әйтте.

"Язгы кыр эшләрен башкару өчен, Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелде. Ташламалы ягулык базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак. Авыл хуҗалыкларына бу уңай тәэсир итәр дип уйлыйм", - диде урынбасар.

Республика аграрийларына ел әйләнәсе 140 мең тонна ягулык кирәк. Аның 70 мең тоннасы - язгы чәчү һәм азык әзерләүгә булса, калган 70 мең тоннасы - урып-җыю һәм җир эшкәртүгә тотыла.

"Ташламалы ягулык бүген һәр хуҗалыкка бүлеп бирелде һәм лимитлары җиткерелде. Бүген чәчү җирләреннән чыгып, 20 килограмм ягулык исәбенннән хисап ясап, нефть базаларына документлар тапшырылды. Ягулык-майлау материаллары буенча проблема һәм өзлеклекләр булмас", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк, авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады һәм министрлыкның төп максаты - язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев