Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь тукайлыларны республика ифтарында ярдәм итәргә чакыралар

Күркәм традициягә әверелгән "Болгар җыены" һәм "Республика ифтары" быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены 14 июньдә, республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк. Ифтарда ятим, авыру балаларның да, өлкән яшьтәге әби-бабайларның да катнашуы һәм аларга күрсәтелгән...

Күркәм традициягә әверелгән "Болгар җыены" һәм "Республика ифтары" быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены 14 июньдә, республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк.

Ифтарда ятим, авыру балаларның да, өлкән яшьтәге әби-бабайларның да катнашуы һәм аларга күрсәтелгән хөрмәт динебез кушканнарны үтәүгә, мәрхәмәтлелек күрсәтүгә бер үрнәк буларак кабул ителә.

Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җыенда һәм ифтарда яшьләрнең дә актив катнашуын билгеләп узды. "Ел саен яшь мөселманнар бу чараларны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертеп киләләр. Җыен да, ифтар да матур һәм мәгънәле узсын өчен зур тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә яшьләребезнең ярдәмче буларак катнашуы безгә бик тә мөһим. Без бүгенге көндә волонтерлар исемлеген туплыйбыз. Шуны да әйтәсе килә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан волонтерларга футболкалар, истәлек бүләкләре дә тапшырылыр дип көтелә", - диде Айгөл Биктимирова.

Волонтерларның яше чикләнмәгән, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат үзәге.

Ярдәм итешергә теләгәннәр түбәндәге телефоннарга шалтыратып элемтәгә керә ала: +79270333142 (Айгөл), +79274533000 (Тимур). Интернетта волонтерлар сәхифәсе биредә:

https://vk.com/club93510129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев