Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй авылы китапханәсендә сугыш еллары балалары белән очрашу үтте

«Күзкәй авылы китапханәсендә узган сугыш еллары балалары белән очрашуның темасы шундый иде һәм ул истәлекләргә, сагыш-хатирәләргә бай булды. Хәнифә Вәҗиева, Рәсимә Әминова сугыш беткәннән соң авылның нинди авырлыклар белән тернәкләнүе, әтисе яу кырында ятып калган, гомерендә бер тапкыр да әти дип әйтә алмый үскән Нурия Гыймазиева балалык, үсмер еллары, сугыш...

«Күзкәй авылы китапханәсендә узган сугыш еллары балалары белән очрашуның темасы шундый иде һәм ул истәлекләргә, сагыш-хатирәләргә бай булды. Хәнифә Вәҗиева, Рәсимә Әминова сугыш беткәннән соң авылның нинди авырлыклар белән тернәкләнүе, әтисе яу кырында ятып калган, гомерендә бер тапкыр да әти дип әйтә алмый үскән Нурия Гыймазиева балалык, үсмер еллары, сугыш һәм аннан соңгы чорда авыл халкы кичергән авырлыклар, Гөлсинә Зыятдинова Брест крепостендә фашистларның беренче һөҗүмнәрен, сугышның беренче көннәрендәге мәхшәрне күргән, үз иңнәрендә кичергән әтисе Хәким Маннаповның истәлекләре, Тәгъзимә Гыйззәтуллина сугыштан инвалид булып кайткан бабасы һәм сугыш ветераны - әтисе турында сөйләде. Кыскасы, очрашу истәлекләргә бай булды. Китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова аларны шигъри юллар белән үреп, бай эчтәлекле итеп алып барды», - дип хәбәр итә Зөһрә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап