Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәләр бара

Көзге ярминкәләр быел декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәренең Сарман трактында сәүдә итә. Узган ярминкәгә район җитештерүчеләре 1 млн 114 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән 40 тонна бәрәңге, 5 тонна кәбестә, яшелчә, 2 тонна мөгезле эре терлек ите алып килгәннәр....

Көзге ярминкәләр быел декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәренең Сарман трактында сәүдә итә. Узган ярминкәгә район җитештерүчеләре 1 млн 114 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән 40 тонна бәрәңге, 5 тонна кәбестә, яшелчә, 2 тонна мөгезле эре терлек ите алып килгәннәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әзерләүләр буенча консультанты М. Әбдрәшитов ярминкәләрдә "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең, "Чаллы-яшелчәсе"нең, "Вамин" җәмгыятенең Яр Чаллы сөт комбинатының, Яр Чаллы ашлык продуктлары комбинатының, Касакин крестьян-фермер хуҗалыгының активлыгын билгеләп үтте. Шулай ук шәхси хуҗалыклар да кош-корт, ит, бәрәңге, яшелчә белән сәүдә итәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кљзге ярминкђлђр

2
X