Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәдә бар да бар, тик бәяләр генә «тешли»

Халык көзге ярминкәләрне көтеп ала. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да яшелчә яки ит ризыкларын, башка төр азык-төлекне алырга ярминкәгә киләләр. Быел да көзге ярминкәләр үз эшен башлады. Аларның беренчесе узган шимбәдә үтте.

Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллының «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда сәүдә итте. Әҗмәкәй, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу авыл җирлекләренннән һәм «Парадиз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән китерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен халык яратып алды.

– Күп итеп, капчыгы белән суган алдык әле, – ди Чаллыда яшәүче Илдар Садриев. – Быел үзебездә уңмады. Ә монда шундый әйбәт, сыйфатлы. Бәясе генә кыйммәтрәк сыман тоелды. Хәер, быел җәй коры булды бит, уңыш начар чыкты.

Чыннан да, ярминкәдә бәяләр төрле. Әйтик, суганга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән сату бәясе бер килограмм өчен 20 сум булса, алыпсатарларда ул күпкә кыйммәтрәк.

– Сарымсак та алып килгәннәр, карагыз, нинди эреләр, чисталар, – дип сүзгә кушыла Сәкинә исемле апа.

Һәркем ярминкәдә үзенә кирәкле товарны сайлый. Халык бәрәңге сатучылар янында аерата күп җыелган. «Икенче икмәк»нең килограммын 18 сумнан сатарга дип тәкъдим ителсә дә, бәя монда да арттырылган. Шулай булса да, бәрәңге белән суганны тиз арада алып бетерделәр. Ярминкәдә 4 тонна бәрәңге, 2 тонна суган сатылды.

Сәүдә рәтләре буйлап йөргәндә итләрнең күп һәм төрле булуына игътибар итми калмыйсың. Теләсәң кош ите ал, теләсәң куян, үрдәк, каз ите... Кешеләр сыер һәм ат итләрен дә чират торып ала. Бәяләргә килгәндә, бер килограмм сыер ите 320 сумнан алып 380 сумга кадәр, сөяксез урыннары 500 сумга да бар. Дуңгыз ите 250 сумнан башлана, ат итен 350 сумнан бирәләр.

– Тавык итенә бәяне югарырак куйганнар, – дип зарланып алды үзен Мария Сергеевна дип таныштырган өлкән яшьтәге ханым. – Кибеттә килосын 120-130 сумга табып була, биредә 145 сумга саталар. Ярминкә булгач арзанрак булырга тиештер бит?

Тукайлылар ярминкәдә 100 килограмм кош ите, 1500 килограмм терлек ите саттылар.

Ярминкәдә тагын бер үтемле товарларның берсе бал булгандыр. Аны шәхси хуҗалыклар алып килгәннәр. 200 килограммнан артык бал сатылды.

Узган елгы ярминкә белән чагыштырганда быел бәяләр, чыннан да, бераз «тешли». Корылык нәтиҗәләре товар хакларында сизелә.

Әмма ризык мулдан. Яхшы уңышка ирешү – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Әнә, өлкәннәр сөенә-сөенә авыл сөте ала. Кемдер май, каймак, катык сайлый, кемдер кишер, кәбестә, чөгендер рәтләре янында. Кәбестә, кишернең һәм кызыл чөгендернең килосы ярминкәдә 20шәр сумнан сатылды.

Ярминкәгә ямь өстәп, өч авыл җирлегеннән килгән үзешчән артистар чыгыш ясадылар. Җыр-моңнарны дәртле биюләр алыштырды, тальян гармуннар «сайрады».

– Тукай районы хезмәтчәннәре бик матур ярминкә оештырганнар, рәхмәт, – дигән фикерләрне дә ишеттек без.

Ттәүге авыл хуҗалыгы ярминкәсе Чаллыда күтәренке рухта үтте. Яңа елга кадәр мондый ярминкәләр атна саен оештырылачак.

/ Фото Фәридә Әгъләҗевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев