Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрыннан, ягъни КБК борылышыннан башлап Сарман юнәлешендә өч километр арада юл тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ремонт эшләре 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр планлаштырыла. Төзекләндерү вакытында әлеге участок бөтенләй ябылачак. Сарман ягындагы авылларда яшәүче райондашлар бу чорда Сидоровка - Түбән Суыксу - Мусабай-Завод, шулай ук М7 «Волга»...
Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрыннан, ягъни КБК борылышыннан башлап Сарман юнәлешендә өч километр арада юл тулысынча реконструкцияләнәчәк. Ремонт эшләре 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр планлаштырыла. Төзекләндерү вакытында әлеге участок бөтенләй ябылачак. Сарман ягындагы авылларда яшәүче райондашлар бу чорда Сидоровка - Түбән Суыксу - Мусабай-Завод, шулай ук М7 «Волга» трассасыннан Татарстан - Комсомолец - Новотроицкое маршруты буенча йөриячәкләр. Ә КБК борылышына кадәр участок ачык булачак, дип хәбәр итә «Татавтодор» ААҖнең Яр Чаллы филиалы директоры Рәдис Вәсимов. Шулай итеп, 7 июньдә Кызыл Байрак авылы янындагы аланлыкта үтә торган Сабан туена Яр Чаллыдан баручыларга гадәтләнелгән Сарман юлын түгел, башка маршрутны сайларга туры киләчәк.
Нет комментариев