Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга үзенчәлекле бүләк

Яңа ел алды - могҗиза, бүләкләр көтә торган вакыт. Райондашларыңның, авылдашларыңның уй-борчуларын, тормыш-мәшәкатьләрен яктырткан, балалар һәм яшьләр арасында берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр үткәреп килүче, гыйбрәтле язмышлар турында язучы, файдалы киңәшләр бирүче үз җирлегең газетасыннан да яхшырак бүләк була аламы?! Газета айлар буена, атнасына ике тапкыр, өеңә үк килеп тора. Игелекле химаячеләребез,...

Яңа ел алды - могҗиза, бүләкләр көтә торган вакыт. Райондашларыңның, авылдашларыңның уй-борчуларын, тормыш-мәшәкатьләрен яктырткан, балалар һәм яшьләр арасында берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр үткәреп килүче, гыйбрәтле язмышлар турында язучы, файдалы киңәшләр бирүче үз җирлегең газетасыннан да яхшырак бүләк була аламы?! Газета айлар буена, атнасына ике тапкыр, өеңә үк килеп тора. Игелекле химаячеләребез, шуны исәптә тотып, бу юлы да район газетасы «Якты юл» («Светлый путь») ны бүләк итеп яздыра. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев райондагы 26 балалар бакчасын, ТМИМ җәмгыяте 68 түбән пенсия (5 мең сумга кадәр) алучыны, фермер Равил Миңнехуҗин 40 ветеранны, Тукай электр челтәрләре җитәкчесе Алмаз Дәүләтшин үзе депутат итеп сайланган Комсомолец поселогында яшәүче 21 инвалидка шундый бүләк ясады. Без аларга коллективыбыз исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бер рәхмәт мең бәладан коткара диләр, йөргән юллары имин, эшләре уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев