20 февраль көнне, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узды. «Син татарның моңлы сандугачы» астында үткән әлеге концертта Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары чыгыш ясап, тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Концертта шулай ук композитор Вәсим...
20 февраль көнне, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының моңлы сандугачы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның олуг юбилеена багышланган кичә узды. «Син татарның моңлы сандугачы» астында үткән әлеге концертта Шакировларның нәселе - Илһам абыйның энеләре, энесенең балалары чыгыш ясап, тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Концертта шулай ук композитор Вәсим Әхмәтшин, шагыйрь Рубис Зарипов, Яңа Бүләк авылы һәм күрше авыллардан килгән үзешчән артистлар да катнашты. Илһам Шакировның юбилее уңаеннан уздырылган чарадан материалны газетабызның киләсе саннарында укый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Нет комментариев