Яңа уку елы – яңа мәктәптә
Яңалыклар

Яңа уку елы – яңа мәктәптә

Районның Бәтке авыл мәктәбендә “мәгариф учреждениеләрен ремонтлау” республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерү башкарыла.

Бәтке мәктәбен һәм аның тирәсен төзекләндерү өчен казнадан 88 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүгенге көндә объектта ремонт эшләре инде тәмамлану алдында. Мәктәп эче, сыйныф бүлмәләре, ишегалды яңартылган, спорт мәйданчыкларында барлык уңайлыклар тудырылган, бар да заманча. Беренче сентябрьгә барысы да әзер булыр дип планлаштырыла. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев