Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа спорт мәйданчыгы

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында Тукай районында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Гомумән, әлеге программа эшли башлаганнан бирле мондый мәйданчыклар 13 җирлектә барлыкка килде. Әйтик, соңгы елларда Сәмәкәй һәм Иске Дөреш авылларында. Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбе янәшәсендә барлыкка килгән универсаль спорт мәйданчыгын төзү 3 миллион сумга төште.

Моңа кадәр укучылар мәктәпнең спорт залында шөгыльләнгән. Авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина: «Спортзал кечкенә булганлыктан универсаль түгел иде. Җәйге каникуллар башлану белән аның да ишекләре ябыла һәм авыл яшьләре спорт уеннарын тиешенчә җиһазландырылмаган мәктәп стадионында үткәреп килде. Ә бит анда чирәмнән һәм ике капкадан башка бернәрсә дә юк иде. Ә Иске Абдул халкы спорт белән шөгыльләнергә ярата. Әйтик, физкультура укытучысы Айнур Габидуллин җитәкчелегендә атнага 3 тапкыр мини футбол буенча түгәрәкләр уза. 20 баладан торган әлеге команда 3 ел рәттән районкүләм мини футбол ярышларында I урын алды», – ди. Тренер Айнур Габидуллин: «Бу мәйданчыкта шөгыльләнү һичшиксез спорчыларның осталыгын арттырачак», – ди. Спорт мәйданчыгында көндез укучылар, кече яшьтәгеләр шөгыльләнсә, кичләрен биредә авыл яшьләре, өлкәннәр футбол, волейбол, баскетбол уйнаячак. Спорт мәйданчыгы караңгы төшкәнче эшләсен өчен махсус яктырткычлар белән җиһазландырылган.
Мәктәп янәшәсендәге 500 кв. метрлы мәйданчыкка резина катлам җәелгән, анда спорт җиһазлары урнаштырылган. Бу мәйданчык тулысынча койма белән тотылган. Мәйданга илтүче юлга җәяүлеләр юлы (тротуар) салу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев