Яңа спорт мәйданчыгы
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында Тукай районында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Гомумән, әлеге программа эшли башлаганнан бирле мондый мәйданчыклар 13 җирлектә барлыкка килде. Әйтик, соңгы елларда Сәмәкәй һәм Иске Дөреш авылларында. Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбе янәшәсендә барлыкка килгән универсаль спорт мәйданчыгын төзү 3 миллион сумга төште.