Хөрмәтле өлкәннәребез- бабайларыбыз, әбиләребез!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр - игелеклелек көне белән чын күңелдән котлыйм. Сез - чорлар һәм буыннар арасындагы тере элемтә. Тәҗрибәгез, акыл һәм сабырлыгыбыз, сездәге тирән җаваплылык хисе, районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз яшьләр өчен матур үрнәк булып тора. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз уңышына сөенеп, аларның игътибарын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерергә язсын сезгә. Көннәрегез имин, якты булсын, йортыгызда шатлык тулып торсын.
Авыр елларда Ватан, халкыбыз өчен куйган тырыш хезмәтләрегез, тиңдәшсез батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Өлкәннәр турында кайгырту - изге бурычыбыз.
Хөрмәтле өлкәннәр! Сезгә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Күңел күкләрегез һәрчак аяз, гомер көзләрегез якты һәм җылы булсын.
Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев