Кнәз мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Ватаным – йөрәгемдә» дип аталган бәйге-чара үтте.
Ул балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылды. Чара башында ТАССРның тарихы һәм үсеше турында документаль фильм күрсәтелде. Балалар сөйләшү барышында илебезнең тарихына тукталдылар, Татарстан Республикасындагы йолалар һәм гореф-гадәтләрне барладылар, флаг, герб, гимн турында сөйләштеләр. Туган як тарихы буенча шактый авыр сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан Ватан турында җырлар башкардылар.
Нет комментариев