Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валерий Пучининны искә алдылар

Чечня җирендә һәлак булган өлкән лейтенант Валерий Пучининның үлгән көнендә - 22 январьда «Татарстан» совхозы поселогында батырны искә алу митингы үтте. Хәрби хәрәкәтләрдә башын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында оештырылган бу чарага җирлекнең «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары да чакырылган иде. Митингта Валерийның әнисе Елена Алексеевнага түрдән урын...

Чечня җирендә һәлак булган өлкән лейтенант Валерий Пучининның үлгән көнендә - 22 январьда «Татарстан» совхозы поселогында батырны искә алу митингы үтте. Хәрби хәрәкәтләрдә башын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында оештырылган бу чарага җирлекнең «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары да чакырылган иде. Митингта Валерийның әнисе Елена Алексеевнага түрдән урын бирелде, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар советы рәисе Николай Самойлов катнашты.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Валерий Пучининның батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм аның исеме язылган һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, дип яза мәдәният йорты директоры тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев