Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган елны районда кызлар күбрәк туган

Узган 2015 елны Тукай районында барысы бергә 519 сабый дөньяга килгән. Шуларның 253е - малайлар, 266 - кызлар. Шунысы кызыклы: кыз балаларның күбрәк тууы районда беренче тапкыр. Яңа 2016 елның гыйнвар аенда безнең районда инде 7 сабый дөньяга аваз салган. Яңа елдан соң озак та тормыйча, 2 гыйнвар көнне Калмаш...

Узган 2015 елны Тукай районында барысы бергә 519 сабый дөньяга килгән. Шуларның 253е - малайлар, 266 - кызлар. Шунысы кызыклы: кыз балаларның күбрәк тууы районда беренче тапкыр.

Яңа 2016 елның гыйнвар аенда безнең районда инде 7 сабый дөньяга аваз салган. Яңа елдан соң озак та тормыйча, 2 гыйнвар көнне Калмаш авылында малай туа, әти-әнисе исә сабыйга Тамерлан исеме кушалар.

Районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина белдерүенчә, алдагы елны кыз балаларга кушыла торган исемнәрдән иң популярлары Ясминә, Алинә, Әминә, Ралинә, Азалия, Элина булса, малайлардан Әмир, Данияр, Камил, Кәрим, Артем, Никита, Рамазан исемнәре өстенлек алган. Яңа туган сабыйларына Абдурахман, Вильдан, Дементий, Мирон, Радислав, Салимбек һәм Эмильен, ә кызларга - Амани, Ариадна, Доменика, Киная, Мелита, Меланья, Мөнәвәрә, Николь, шулай ук Лада белән Веста исемнәрен дә бирүчеләр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев