Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышыбыз шәп булды!

Без – авыл балалары. Авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен күреп үсәбез, табигатькә дә шәһәрдә яшәүчеләрдән якынрак торабыз. Иртән кара җиргә басып кояшны сәламлибез. Кошлар да безнең баш очында гына сайрыйлар. Язын тал песиләрен күреп сөенәбез, көзен безгә бакчада үскән яшелчәләр дә бетмәс куаныч китерә.

Яз башыннан безнең мәктәпкә яшелчә орлыклары бирделәр. Кишер, чөгендер, суган орлыклары, кәбестә үсентесе кулыбызга эләккәч, бик сөендек. Аларны чәчкәндә балаларның шат авазларыннан бакчабыз гөрләп торды, аларның җиңел куллары белән орлыклар җиргә керде. Туфракта дым беткәнче, матур түтәлләр ясап, орлыкларыбызны алдан планлаштырган схема буенча чәчтек. Тәртип буенча, һәр түтәлгә нинди яшелчә үсүе турында язып та куйдык. Яшелчәләребез озак көттермичә тишелеп тә чыктылар.
Быел җәй кешеләрне дә, үсемлекләрне дә яхшы сынады. Утырткан яшелчәләребезгә шактый су сибәргә туры килде. Ярый әле өч-дүрт тапкыр хәлсезләнгән яшелчәләребезгә яңгыр көч биреп китте.
Ә шулай да елына күрә уңыш гел начар булды димәс идек. Шушы уңыш белән без бөтенроссия күләмендәге «Уңыш көне» акциясендә катнаштык. Бу акциядә катнашу балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә азмы-күпме кызыксыну уяткандыр, агротехнологик культура формалаштыруга юнәлеш биргәндер дип өметләнәм. Шулай ук бу хезмәтләребез балаларның бер командада эшләү күнекмәләрен дә булдырды. 
Мәктәп күләмендә бу акция кысаларында төрле юнәлешләрендә эш башкардык. «Бакчам чәчәк ата» («Садам цвести») исеме астында җимеш агачлары һәм куаклар утыртылды, мәктәп территориясе яшелләндерелде, чәчәкләр гөрләп үсте. «Актив тормышның көче» («Сила для активной жизни») дип аталган рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурстагы рәсемнәр сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга һәм яшелчәләрнең кеше организмына файдасын аңлатырга тиеш иде.
Шулай ук балалардан «Шаккаткыч уңыш» нәтиҗәләре күрсәтелгән фотолар җыелды. «Мин бер мизгелдә» фотоконкурсы кызыклы нәтиҗәләр бирде. Көзге уңышны гаилә белән өйдә яки мәктәп бакчасында җыйган вакытта тошереп алынган фотолар тупланды. 
Бу эшләребезнең нәтиҗәсе мәктәпнең «Уңыш бәйрәме»нә йомгак ясау вакытында бәяләнәчәк. 

Реклама

Г.Гыйльмиева, Теләнче Тамак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
/ Фото Теләнче Тамак мәктәбеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X