Уяулык – саклануның иң яхшы чарасы
Безнең күпләребез товар сатып алганда кредиттан файдалана. Ярый ла акчаң булып, бурычыңны вакытында түләп бара алсаң. Ә тормышта төрле хәлләр була, чираттагы түләвеңне кертергә яисә кредитны тулысынча капларга мөмкинлек булмаска да мөмкин.
Әле күптән түгел генә Яр Чаллыдагы микрофинанслау үзәгенең бурычларны кайтару үзәге хезмәткәрләре Теләнче Тамакта яшәүче шундый хәлдә калган гражданиннан көнкүреш техникасын алып чыктылар.
Мондый очракларда әҗәтле кешеләр сак булсыннар иде: бурычны кайтартырга теләүчеләр финанс учреждениесе хезмәткәрләре генә түгел, ә шул рольгә кергән мошенниклар да булырга мөмкин.
Әгәр сезнең йортка таныш булмаган кешеләр килеп үзләрен банк яисә башка финанс учреждениесе хезмәткәрләре дип таныштыралар икән, бу очракта сезгә мәжбүри алардан шәхесен раслаучы таныклыгын, финанс учрежденесе хезмәткәре булуы турындагы документын сорарга һәм аның турындагы мәгълүматларны язып алып калырга кирәк. Гомумән, ишегегезне шакыган һәр таныш түгел кешедән мондый мәгълүматларны сорау кирәк. Шикләнә калсагыз, район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 71-44-81, 71-37-60 яисә 02 телефоннарына шалтыратыгыз.
Өйдә үзегез генә булганда, төнлә чит кешеләргә ишек ачу бөтенләй киңәш ителми.
Җинаятьчеләр кулыннан зыян күрүчеләргә полиция ярдәм итәргә һәрчак әзер, шулай да саклануның иң яхшы чарасы - үзегезнең уяулыгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев