Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында яшәүче унҗиде яшьлек егетләр беренчел хәрби исәпкә басты

Район хәрби комиссариатында быел унҗиде яше тулган яки тулачак яшүсмер егетләрне беренчел хәрби исәпкә куйдылар. 9 февральдән башлап 12сенә кадәр барган әлеге чарага авыл җирлекләреннән 188 егет чакырылган иде. Аларның барысы да килде. Әлеге чара барышында яшүсмерләр терапевт, хирург, невропатолог, психиатр, окулист, отоларинголог, стоматолог һәм башка тар белгечләр күзәтүен үтте....

Район хәрби комиссариатында быел унҗиде яше тулган яки тулачак яшүсмер егетләрне беренчел хәрби исәпкә куйдылар. 9 февральдән башлап 12сенә кадәр барган әлеге чарага авыл җирлекләреннән 188 егет чакырылган иде. Аларның барысы да килде. Әлеге чара барышында яшүсмерләр терапевт, хирург, невропатолог, психиатр, окулист, отоларинголог, стоматолог һәм башка тар белгечләр күзәтүен үтте. Нәтиҗәләрдән чыгып, егетләрнең хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнде. Беренчел хәрби исәпкә басучы егетләрнең иң күбе Бәтке авыл җирлегендә. Анда унҗиде яшьлек 32 егет бар. Кнәз авыл җирлегендә - 28, Круглое Поледа - 21, Кече Шилнәдә - 11, Бикләндә 10 егет исәпләнә. Хәрби исәпкә басу яшендәгеләр һәр авыл җирлегендә бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X