Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Унбер эшмәкәр “Лизинг-грант“ буенча ярдәм алуга иреште

Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүдә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елның 30 октябренә кадәр биш төрле юнәлеш буенча гаризалар кабул ителде. "Лизинг-грант" - шундый юнәлешләрнең берсенә керә.

Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел "Лизинг-грант" программасында катнашуны сорап гариза бирүчеләр районда күбрәк булды. Барысы 22 оешма мөрәҗәгать итте, шуларның 11е программа кысаларында дәүләттән финанс ярдәме алуга иреште. Шулай итеп, район эшмәкәрләренә барысы 15,6 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.
Программа киләсе елга да дәвам итәчәк. Инде районнан анда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Яңа поселогында бакчачылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Владимир Диденко, Мусабай-Заводтан төзелеш предприятиесен ачарга җыенып йөрүче эшмәкәр Айрат Хөсәенов "Лизинг-грант" программасында катнашу өчен гариза бирергә җыена, дип хәбәр итә Башкарма комитетның икътисад буенча белгече Гөлфия Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев