Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыбыз исемен бирер идек

Бүген безнең Түбән Суыксу авылында төзелеп килүче универсаль спорт залына нинди исем кую турында фикер алышу бара. Мин исә әлеге спорт учреждениесен Мулланур Әгъзамов исеме белән атауларын теләр идем.

Ул күп еллар Түбән Суыксу мәктәбен җитәкләде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, күпләгән хәрби бүләкләр иясе, ТАССРның атказанган укытучысы иде. Кызганычка каршы, инде бу легендар шәхес безнең арабызда юк. 
Мулланур Әгъзамовичның тормыш иптәше Кифая апа да мәктәбебездә озак еллар тарих фәнен укытты. Без, аларның укучылары, авылдашлары, бу хөрмәтле кешеләребез турында бик яратып, сагынып сөйлибез, алар алдында баш иябез. Укытучыларыбыз безне гаделлеккә, изгелеккә өйрәттеләр. 
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көннәрендә Мулланур Әгъзәмовның исемен мәңгеләштерү бик изге эш булыр иде. Безнең фикерне тукайлылар хуплар дип ышанам.

Мирсәиф ХАНОВ.
Яңа Мусабай авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X