Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларга укучылар дәрес биргән

Кече Шилнә мәктәбендә Укытучылар көнендә педагогларны аларның укучылары алыштырды һәм алар өчен дәресләр үткәрде. Бу укучылар өчен күңелле дә, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы да булды. Шулай итеп, без балаларга белем бирүнең нинди авыр, түземлелек сорый торган эш икәнен үзебез татып карадык. Һәм бүген безнең барлык укытучыларыбызга шундый хезмәтләре...

Кече Шилнә мәктәбендә Укытучылар көнендә педагогларны аларның укучылары алыштырды һәм алар өчен дәресләр үткәрде. Бу укучылар өчен күңелле дә, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы да булды. Шулай итеп, без балаларга белем бирүнең нинди авыр, түземлелек сорый торган эш икәнен үзебез татып карадык. Һәм бүген безнең барлык укытучыларыбызга шундый хезмәтләре өчен һәм, иң мөһиме, безне яратканнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Ә соңыннан без бөтен мәктәп өчен бәйрәм концерты куйдык. Укытучыларыбызны җырларыбыз, шигырьләребез, биюләребез, мәктәп тормышын чагылдырган сәхнә күренешләребез белән сөендердек.

Тагын шунысы өчен куанабыз: Укытучылар бәйрәмен без быел тулысынча яңартылган мәктәптә үткәрдек. Белем көненә аяк басканда ук безне узган уку елыннан соң зур үзгәрешләр кичергән, матур мәктәп каршы алды. Коридорлар, кабинетлар барысы да ремонтланган, түшәм-стеналар буялган, идәннәргә яңа линолеум җәелгән, ашханәбез яңача җиһазландырылган. Мондый бинада укуы да, дәрестән тыш чаралар, төрле бәйрәмнәр уздыруы да күңелле, дип яза унынчы сыйныф укучысы Динара Муськина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев