Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар «Гиндукуш» музеенда экскурсиядә булып кайттылар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәпләрдә уку елы башыннан ук Батырлык дәресләре үткәрелеп килә. Чираттагысы Әфган сугышына багышланган иде. Әлеге максаттан районыбызның Иске Абдул авылында эшләп килүче «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музеенда булып, экспонатлары белән танышып кайттык. Музей берничә залдан тора. Резедә Гарипова Әфган сугышында районыбыздан катнашкан солдатлар турында сөйләде,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан мәктәпләрдә уку елы башыннан ук Батырлык дәресләре үткәрелеп килә.
Чираттагысы Әфган сугышына багышланган иде. Әлеге максаттан районыбызның Иске Абдул авылында эшләп килүче «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музеенда булып, экспонатлары белән танышып кайттык. Музей берничә залдан тора. Резедә Гарипова Әфган сугышында районыбыздан катнашкан солдатлар турында сөйләде, музей экспонатларының һәрдаим тулыландырылып торуын әйтте. Аерым игътибарны Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә җәлеп итте. Экскурсиягә килгән укучы малайларның күбесе музейда урнаштырылган хәрби коралларны бик кызыксынып карадылар, балалар хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган райондашларның исем-фамилияләре белән таныштылар, үзләренә күп кенә файдалы мәгълүмат тупладылар, дип хәбәр итте Биклән урта мәктәбенең татар теле укытучысы Л. Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев