Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Казанда үткәрелә торган Президент чыршысына район, республика күләмендә зур уңышларга ирешкән мәктәп укучылары барды. Ел саен уздырыла торган бу күркәм чарада безнең районнан уку отличниклары, фән олимпиадаларында призлы урын алган, җәмәгать тормышында һәм төрле чараларда актив катнашкан, район, шәһәр һәм республика күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә активлык күрсәткән, спорт өлкәсендә җиңү яулаган – бар яктан да үрнәк булган 22 укучы чакырылган иде. Алар арасында Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе укучылар советы президенты Вера Солдатова да бар иде. 

Вера Солдатова – «Алмаш» балалар берләшмәсе спикеры һәм «Җиңү волонтеры» хәрәкәтенең актив әгъзасы, балалар сәнгать мәктәбендә «Рәсем сәнгате» һәм гитара классында шөгыльләнә, «Питрау» балалар фольклор ансамбленә һәм «Яшьлек» хореография берләшмәсенә йөри. Вера Солдатова Президент чыршысында катнашуы турында: «Бик дулкынландыргыч мизгелләр кичердем. Гомер буе истә калырлык вакыйга булды ул минем өчен. Хәер, анда катнашкан барлык балалар өчен дә бик бәхетле мизгелләр булды дип әйтә алам. Шатлыктан күпләрнең күңеле нечкәрде. Шундый зур бәйрәмдә катнашуым белән үземне чиксез бәхетле саныйм». 
Мәләкәс мәктәбе директоры Сәрия Шагалиева Вера Солдатова хакында: «Зирәк, тырыш укучы. Ул – оста оештыручы, булдыклы лидер, район һәм республика күләмендә оештырылган фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар ала, музыка уен коралында уйный, җырлый һәм биергә дә ярата. Мәктәбебез данын яклаучы буларак, балалар да аңа хөрмәт белән карый», – ди. Сигезенче сыйныфта укучы кызның көне минутына кадәр төгәл итеп бүленгән. Үзе укыган мәктәптә, район һәм республика күләмендә балалар җәмгыятендә киңкырлы эшчәнлек алып баручы кыз: «Бала хокуклары буенча Тукай районы уполномоченныеның балалар җәмгыяте ярдәмчесе булуым белән горурланам», – ди. Яшьләр эшләре буенча министрлык Вера Солдатованы «Тукай муниципаль районында балалар җәмгыятендә оештырылган чараларда һәм акцияләрдә катнашуы һәм актив гражданлык позициясе өчен» дипломы белән бүләкләгән һәм «2019 ел лидеры» сертификаты тапшырган. Вера гуманитар юнәлештәге фәннәр белән беррәттән төгәл фәннәрне дә ярата. Экологияне саклау да аны кызыксындыра. Фәнни эзләнүләр һәм мәктәп укучылары проектлары буенча Х республика конкурсында I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм «Татарстан эрудиты» IХ республика фәнни-практик конференциясендә катнашып, «Фәнгә беренче адымым» сертификатына лаек була. Вера Солдатова өченче ел рәттән рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында район күләмендә призлы урыннар алып килә. Халкыбыз: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – ди. Уку алдынгысы, мәктәп тормышын җанландыручы иң актив укучыга Тукай телен белү абруй өстәр. Вера киләчәктә татар телен өйрәнер һәм камиллеккә тагын бер адым ясар дигән теләктә калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев