Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тыл хезмәтчәннәренә – үзенчәлекле бүләк

Халкыбызның милли традицияләренә битараф булмаган Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм көнендә тыл ветераннарына тапшыру өчен үз исеменнән махсус бүләк әзерләде.

Ләүхә стилендә эшләнгән, бик мәгънәле сүзләр язылган кулъяулыклар инде әзер. Ләүхә – шамаилнең бер төре. Аерма шунда: ләүхәгә дога түгел, матур сүзләр языла. Аны икенче төрле «язмыш тактасы» дип тә атыйлар. Бу үзенчәлекле бүләкләр тыл хезмәтчәннәренә укучы балалар белән берлектә әзерләнгән бәйрәм митингында тапшырылачак. Гадәти булмаган әлеге сувенирлар яшүсмерләрдә патриотик хисне, өлкәннәргә карата хөрмәтне тагын да арттырыр дип ышанасы килә. Бүгенге тыл ветераннарының дәһшәтле сугыш чорында 13-14 яшьлек үсмер бала булуларын һәм аларның зурлар белән бер дәрәҗәдә фронт өчен хезмәт куюларын яшь буын тарих дәресләреннән укып белә.
Матур башлангыч дәвам итәр, киләсе елга да өлкәннәребезгә күркәм бүләкләр әзерләрбез дип уйлыйм. Бәлки башка үзенчәлекле вариантлар да барлыкка килер.

Алсу ГАБДЕЛХАКОВА.
Мусабай Завод авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев