Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларга Чаллыдан да фатир бирелә

Республикада авылда теркәлгән яшьләр өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Анда тукайлылар да катнаша ала. Күптән түгел әлеге программага яшьләр өчен мөһим үзгәреш кертелде.  ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2021 елның 25 сентябреннән яшь гаиләләр Татарстанның теләсә кайсы территориясендә шушы программа буенча фатир яки йорт сатып алырга хокуклы. Әйтик, Тукай районында теркәлгән яшь гаилә Чаллы шәһәреннән фатирга ия була ала. Йорт яки квартира алганда дәүләт тарафыннан бәянең 30-35 проценты субсидияләнә, әмма ирнең дә, хатынның да яшьләре 35тән түбән булуы мәҗбүри шарт. 

Районда «Яшь гаилә» программасы да уңышлы гына эшләп килә. Аның нигезендә, 35 яшьтән узсаң да программада катнашу хокукы саклана. 
Тукайлылар үз җирлегебездә йорт төзү программасында да катнаша ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип аталган бу программа авыл хуҗалыгында һәм социаль тармакта эшләүчеләр өчен каралган. Программма тораклы булуның ике вариантын тәкъдим итә. Беренчесе – социаль найм. Бу вакытта хезмәткәр әзер йортка керә һәм аренда өчен түбән бәядән түли. Һәм хезмәткәр алга таба йортны тулысынча сатып алу өчен эш бирүчедә мәҗбүри рәвештә биш ел эшләү турында килешү төзи. Шул ук вакытта эш бирүче дә әлеге программада катнашучы булырга тиеш. Икенче ысул үз участогыңда йорт төзүне һәм чыгымнарның бер өлешен каплау өчен дәүләт субсидиясен куллануны күздә тота. Бу очракта гаиләнең үзендә йорт бәясенең 30 проценты булырга яки торак 30 процентка төзелгән булырга тиеш. Шулай ук эш бирүчедә 5 ел эшләү шарт булып тора. 
Әлеге программаларда катнашу өчен авыл җирлегендә теркәлгән булу һәм гаиләнең һәр әгъзасына торак мәйданы 18 кв. метрдан артмавы кирәк.
Программаларда катнашуны сорап гариза язу һәм чиратка басу, кирәкле документлар исемлеген алу өчен район башкарма комитетының торак төзелеше, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 115нче кабинет. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 8дән 12гә кадәр килергә була. Белешмәләрне 70-00-41 номерына шалтыратып алырга мөмкин.

Реклама

/ Фото редакция архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X